18 март көнне Круглое Поле мәдәният йортында инглиз телендә талантлар конкурсы узды.
Район кулэмендэ сэт савып алу буенча белешмэ
1 апрельдән Пенсия фонды идарәләре эш бирүчеләрдән ай саен Бердәм отчетлар кабул итә башлау турында хәбәр итә.
19 март көнне Түбән Суык-су авыл җирлегенә караган Югары Суык-Су авылында яшәүче хезмәт ветераны Заһидә Сафиулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны котларга Тукай районы администрациясе башлыгы урынбасары Люция Хаковна, Түбән Суык-су авыл җирлеге башлыгы Сәйфетдинов Наис Миргасим улы килделәр
Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре Волонтерлар клубы активистлары белэ н берлектэ "Тәмәкене конфетка алыштырам" дигән акция уздырдылар
Казанда Татар авыллары эшкуарларының V бөтенроссия җыены узды. Россия Федерациясе төбәкләренең татар авыллары эшкуарларыны җыенында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Бу чарада Тукай районыннан районның фермерлар Ассоциацияе рәисе Минталип Минниханов һәм шәхси эшмәкәр Айрат Арсланов катнашты
«Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге,районның опека һәм попечительлек бүлеге белән берлектә Кенәз гомуми белем бирү мәктәбендә укучыларда сәламәт яшәү рәвеше , наркотикларга каршы анык тискәре караш тәрбияләү эшенә,сәламәт яшәү рәвешен өчен көрәш максатыннан "Начар кадәтләргә-юк!" дигән чара уздырдылар.