ЯҢАЛЫКЛАР


18
сентябрь, 2015 ел
җомга

Районда  яшелчә җыю дәвам итә,барысы  71 гектардан  1536 тонна  яшелчә җыеп алынган, шул исәптән :чөгендер  44 гектардан -уңыш 200 цн\га, кәбестә 16 га,уңыш  266  цн\га.  Шулай ук 767,5   га мәйданда 29 мең 933 тонна  шикәр чөгендере алынган, уртача уңыш - 390 ц/га,308 гектар мәйданда 7650тонна бәрәңге җыелган, уртача уңыш - 248 ц/га.

18сентябрьгә Тукай районында 45200   га мәйданда 133197 мең тонна ашлык җыеп алынган.  Бөртекле һәм кузаклы культуралар 100 % җыеп алынды!Уңышның чыгышы  гектарыннан 29,5 центнер
Район авылхуҗалыгы буенча сөт савып алу буенча 18 сентябрьгэ  белешмә
Тукай районы авыл  хуҗалыкларында  бер хезмәткәргә  айлык хезмәт хакы   турында белешмә
Районының “Гигант ” җаваплыгыгы чикләнгән җәмгыятендә «Терлекчелек комплексларының кышка әзерлеге» турындагы   дигән семинар-киңәшмә узды. Семинар эшчәнлегендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов һәм белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре...  катнашты.

 

Тукай районы буенча сайлауда 27634 сайлаучы катнашкан, бу 95,33 % дигән сүз,шул исәптән 310  беренче тапкыр сайлаган,233 кеше төрле сәбәпләр белән алдан сайлаган
 
 Районның "Чаллы Яшелчәле "исемендәге хуҗалыгында 13 районның  ветеринария өлкәсе хезмәткәрләре катнашында  төбәкара  семинар узды,анда  терлекләрне ясалма орлыкландыру турында  сүз барды.  

17
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәге хезмәткәрләре "Сәламәтлек сессиясе" дигән проект нигезендә  волонтерлар Ерхова Ксения һәм    Абрамова Анастасия  белән берлектә  укучылар арасында "Сәламәтлегең үз кулыңда!" дигән темага викотрина уздырды.

РФ Финанслар министрлыгы 2016 елдан башлап пенсия яшен арттырырга тәкъдим итә.  2018 елда Резерв фондында һәм Илкүләм иминлек фондында акча бетәчәк дигән  фаразлар бар, дип яза «Ведомости» газетасы.
 
10 октябрь көнне “Казан” агросәнәгатъ паркында белем бирү оешмаларының көзге ярминкәләре узачак.Тукай  районы мәктәпләре дә    бер мәйданчыкта үз товарлары белән Казан халкына хезмәт күрсәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International