ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2015 ел
җомга
3.09.2015 Иске Абдул авылы узэшчэннәре Иректан авылында" Һәрберебездән уяулык сорала" темасы астында хәтер концерты куеп кайттылар.Ул бөтендөнья террорга каршычаралар программасы  кысаларында әзерлэнгэн иде


.Мәдәният йорты сәнгать җитэкчесе К.М. Ситдикова
«Якты юл» («Светлый путь») газетасының баш мөхәррире Инзилә Маннур кызы Әхмәтгәрәеваны«Татарстан Республикасының матбугат һәм массакүләм коммуникацияләрнең атказанган хезмәткәре» исеме бирелү белән ихлас котлыйбыз.
 "Күзкәй"ягулык станциясе  җитәкчесе Флүр Хатыйп улы Шәфиков–«Татарстан Республикасының атказанган халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре» исеменә  лаек  булды
Фермер Равил Лотфулла улы Миңнехуҗин республикада киң танылу алды. Игелекле гамәлләре «Алтын йөрәкле кеше» исеме белән бәяләнде. Республика көне алдыннан аңа «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
Комсомолец поселогында Республика көне уңаеннан яңа ачылган арт-үзәктә зур концерт үтте. Тамашачылар алдында Ринас Әхмәтов, Инзилә Сәлимова, Шәфәгать Салихов һәм башка танылган җырчылар чыгыш ясады,концертта    үзешчән җырчысы Ирек Гардеевны да халык бик яратып кабул итте

3 сентябрь  көнне Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәгендә“Бала – иң мөһим пассажир” дигән акция кысаларында "Мәктәпкә хәерле юллар!" дигән чара узды. Чараның максаты – пассажир балаларның куркынычсызлыгын саклауга өлкәннәрнең игътибарын көчәйтү.

Районда малларга азык-төлек әзерләү буенча белешмэ:12518 тонна печән һәм 63766 тонна сенаж, 2411 тонна силос салынды,110  тонна  яфрак азыгы эзерлэнде( барлыгы 267447 яки  бер шартлы терлеккә 19,45 центнер азык берәмлеге әзерләнгән )
Районда  яшелчә җыюда дәвам итә: чөгендер-15 гектар җирдән 265 цн, кәбестэ 13 га-234цн.,бәрәңге 25 га-650 цн. җыеп алынган Шикәр чөгендере318 гектардан              12 тыс,402 тн җыеп алынган,уныш-390 ц\га.
Бугенгесе  көненә Тукай районы буенча  бөртекле культуралар 34044 гектар мәйданда чабылган,33907 гектар  жирдән ашлык  суктырылган,93839 тонна ашлык җыеп алдынган. Һәр гектардан чыккан ашлыкның уртача уңышы 27,7 центнер тәшкил итә.    Бөртеклеләр барысы 75 %мәйдәннан жыелган  
Cөт савып алу буенча белешмә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International