ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2015 ел
җомга
  Круглое Поле, Бәтке авылларының берләштерелгән җыены  Бәтке авыл җирлегендә  узды.Җыелышта  Васил Хаҗиев чыгыш ясады, халык соравына җаваплар бирде.  
 

Кенэз авыл мәдәният йөртында  укучылары белән "Терроризмның киләчәге  юк!"" дигән исем астында әңгәмә уздырылды.


3
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

28 август  конне 10.00 сэгатьтэ  Боерган авылы китапханэсе ,мэдэният йорты хезмэткэрлэре белэн берлектэ,Татарстан Республикасынын туган коненэ карата тантаналы бэйрэм  уздырылды.

 
Чара «Иртәнге зарядка» дип аталган флеш-мобтан башланды. Анда бәйрәмгә килүчеләрнең барысы да катнашты. Тренер Владимир Заикин егет һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча ярыш оештырды

28  нче  август  көнне  Яңа  -  поселогы    мәдәният  йорты  каршында  китапханә  белән  берлектә, Татарстан  Республикасынын  мөстәкыйллеген  кабул  итүгә   25  ел  тулуга  багышланган  бик  зур  бәйрәм  кичәсе  булды. Бәйрәм  балаларның  вело-марофоны  белән  башланып  ките.

Шилнебаш авылы "Нива" мәдәният йортында  Республика көне уңангган"Татарстан-минем туган йортым" дигән чара узды. 
Бәтке авыл китапханәсе 4 класс укучылары һәм укытучылары Столярова Т.М, ИсаншинаЕ.А белән берлектә "Исәнме , мәктәп!" дигән чара уздырды.
Татарстан Республикасы көне уңаеннан, Кнәз авылының мәдәният йортында «Татарстан – безнең йортыбыз» исемле III Халыклар дуслыгы фестивале үтте. Чараны Кнәз авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Александр Волков ачып җибәрде. Соңыннан Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады.

1
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
2 сентябрь   көнне 11 сәгатьтә Тукай район Үзәк  район  шифаханәсендә     ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Яркаева Фарида Фатыйх кызы   гражданнарны  кабул итә. 
Алдан язылу өчен  телефон: 8(8552) 46-68-99 
Бүген яңа уку елына һәр гаиләдә әзерлек бара. Белем көне – мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүче балалар өчен дә, чыгарылыш сыйныф укучылары өчен дә, педагоглар, тәрбиячеләр өчен дә дулкынландыргыч вакыйга. Район мәктәпләрендә быел 3000ләп бала белем алачак. Шуларның 320се – беренче сыйныфка килүчеләр.  Круглое Поле мәктәбендә узган чарада район башлыгы Васил Хаҗиев катнашты, укучыларга, укытучыларга  уңышлар теләде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International