ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2015 ел
дүшәмбе

8 августка    район  буенча 13189 гектар мәйданнан37042 тонна ашлык суктырып алдылар. Һәр гектардан чыккан ашлыкның уртача уңышы 28,4 центнер тәшкил итә.

Бөртекле һәм кузаклы культуралар суктыру һәм   җыеп алу 26 %  башкарылган
10 августка районда хуҗалыклардан сөт савып алу буенча  белешмә
Белем бирү учреждениеләрендә  уку  бүлмәләрендә смотр – конкурс игълан ителде.  Конкурсның  эксперт комиссия төркемендә  – Исаев Р.Р., Шакирова В.М., Шайдуллина Э.В., Ямалтдинов Р.К., Сафиуллина В.В.кергән . Нәтиҗәләр август конференциясенең  пленар җыелышы көнне әйтеләчәк
Мәктәп  директорлары  һәм укыту-тәрбия буенча директор урынбасарлары катнашында киңәшмә узды.
31 июль көнне  республикада уза торган" Иң яхшы мәктәп" конкурсы үткәрү кысаларында   мәктәпләргә чыгып тикшерү-карау узды.

7
август, 2015 ел
җомга

«Чаллы яшелчәсе»ндә берьюлы игеннәрне һәм яшелчә уңышы җыйсалар, фермерлар яшь бәрәңге ала, көзге чәчүгә җирләрне әзерли

2015 елның алты аенда безнең районда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме узган елның шул чоры белән чагыштырганда 20 процентка үскән. Предприятиеләр былтыр ярты елда 8 млрд 106 млн 462 мең сумлык товар җитештерсәләр, быел ул күрсәткеч 9 млрд 768 млн 562 мең сум булган. «Басуда заманча техника йөрмәсә, тармакта заманча технологияләр кулланылмаса, бүген авыл хуҗалыгында берничек тә үсешкә ирешеп булмый. Ә бу бюджет ярдәменнән, республика президент программаларыннан башка мөмкин түгел», – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов.

6 август көнне  Татарстан китапханәсендә Әдәбият елы кысалары программасы нигезендә  Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре Мәдина Маликовнанвң 80 еллык юбилеена багышлап"Дөнья күзлегеннән карап" дигән чара узды
КЦСОН «Шафкатъ» үзәгендә  волонтерлар  Фаткуллин Руслан , Соловьёв  Иван  белән берлектә   5 август көнне  «Спартакиада»һәм  6 август көнне «Мы за мир во всем мире» "Җир йөзендә без тынычлык өчен" дигән     спорт чаралары  уздырдылар

6 август көнне Борды авыл китапханәсе күчмә китапханә белән кече Җәйләү авылындагы КФХ Касакин хуҗалыгы хезмәтчәннәре янында булды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International