Борды мәдәният йортында эшләп килүче агитбригада төркеме 6 август көнне КФХ Касакин хуҗалыгы хезмәтчәннәре каршында чыгыш ясады.
Яшелчә җыю дәвам итә: барлыгы 7 га мәйданннан 114 тонна уңыш алынган,уртача уңыш-163 цн ,шул исәптән: чөгендер 0,5 гектардан- 42,4 цн ,кәбестә 6,5 га - уңыш-172 цн
Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысыннан артыгын бирә торган 4706 крестьян (фермер) хуҗалыгы һәм 400 меңнән артык ярдәмче хуҗалык исәпләнә. Ә республика районнарының өчтән берендә шундый хуҗалык субъектлары тарафыннан җитештерелә торган авыл хуҗалыгы продукциясенең күләме 65 %ка җитә һәм аннан да артып китә.
2015 елның 30 июнендә Техник җайга салу һәм метрология федераль агентлыгы тарафыннан “Органик җитештерү продукциясе. Җитештерү, саклау, транспортировкалау кагыйдәләре” ГОСТ Р 56508-2015 Милли стандарт расланды. Россия Федерациясе дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитетыинициативасы белән эшләнгән яңа закон 2016 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.
Милли стандартка органик җитештерүнең гомуми принциплары, органик продукцияне җыю, төргәкләү, транспортировкалау һәм саклау, маркировкалау кагыйдәләре кертелгән.
Бүгенге көнгә республика буенча 1605,9 мең гектар мәйданнан 1021 мең тонна ашлык суктырып алдылар. Һәр гектардан чыккан ашлыкның уртача уңышы 21,7 центнер тәшкил итә
Бөртекле культураларның уртача уңдырышлылыгы буенча Актаныш муниципаль районы алда бара –гектардан 32 центнер ашлык чыга. Балтач районында бу күрсәткеч – 30 ц/га, Тукай районында 28,3 ц/га тәшкил итә.