4 июль көннеТукай районыннан 3 төркем Азнакай шәһәрендә узган «Чатыр тауда җыен» Халыкара төрек халыклар фольклор фестивалендә катнашты. Күзкәй авылы Халык фольклор ансамбле «Әллүки», Иске Абдулдан «Асылъяр»фольклор төркеме ,Боерганнан авылыннан «Яран гөл» фольклор төркеме уңышлы гына чыгыш ясадылар,оештыру комитеты һәм Азнакай муниципаль район башлыгы М.З. Шәйдуллин исеменнән дипломнар һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар
19 коллектив арасында безнең район артистлары лауреат исеменә лаек булдылар. “Нәүрүз” ансамбленә истәлекле бүләкләр һәм акчалата сертификатлар тапшырылды.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы шәхси хуҗалыкларга субсидия алу проекты буенча ярдәм итү максатыннан конкурс оештыра.
Шәхси хуҗалыклары әлеге конкурсларда катнашырга чакырабыз.Конкурслар турында тулырак мәгълүматны район азык-телек идәрәсенннән алырга була. Телефоннар: 88552-70-01-11,70-11-88.