Ш
8 июль – Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Бәтке авылында гомер итүче Главновлар гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылды. Аларны ЗАГС бүлеге җитәкчесе Эльвира Мостафина, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гөлнара Шәфыйкова, «Шәфкать» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры Светлана Шәехова котладылар, бүләкләр тапшырылды
Күзкәй авыл китапханәсендә шагыйрь Фәннур Сафинны искә алу уңаеннан “Үз моңын тапкан шагыйрь” исемле күзәтү-әңгәмәгә үтте.
Новотроицкое авылында 25нче июнь көнне «Балкыш» балалар лагеренең ябылу тантанасы узды . 18 көн буена лагерьдә мавыктыргыч чаралар узды,төрледән-төрле кызыклы бәйгеләргә бай булган.