Екатеринбург шәһәренең Владимир Маяковский исемендәге ял паркында узган Сабантуенда муниципаль район башлыгы Васил Гариф улы Хаҗиев җитәкләгән Тукай районы делегациясе дә катнашты.
"Дуслык" мәдәният йорты каршында Россия көне уңаеннан чаралар узды. Бәйрәмнең тантаналы элешеннән соң 34 кешедән торган төркем, Россия флаглары тотып ,"Двойное кольцо" дип аталган велопробег оештырдылар. Бу чарада балалар һәм авыл яшьләре катнашты.