15 июнь көнне Башкарма комитетының актлар залында районның крестьян - фермер хуҗалыклары белән семинар-киңәшмә булып узды. Киңәшмә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык- телек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗиб Нәкыйп улы Хаҗипов,ТР фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров,район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Хәйдәр Сабитов, .авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, район авыл хуҗалыгы белгечләре .Крестьян – фермер хужалыклары тарафыннан отчетларны уз вакытында дөрес итеп тапшыру, дәуләт тарафыннан бирелгән акчаларны дөрес итеп куллану сораулары каралды. Киңәшмәдә район фермерлары ассоциация җитәкчесе Минталип Исмагыйль улы Миннеханов фермерлар эшчәнлеге буенча отчет белән чыгыш чсады, фикерләр алышу булды.
Минталип Миңнехановның крестьян-фермерлык хуҗалыгы 2000 елларда оеша Аның төп эшчәнлеге бәрәңге һәм бөртекле культуралар әзерләу
– Ел саен без 2 мең тоннадан артык бәрәңге, 1 тоннадан артык ашлык үстерәбез. Бәрәңгене Чаллыга һәм республиканың, Россиянең башка шәһәрләренә дә җибәрәбез, – дип сөйли семинарда катнашучыларга фермер.
Көзге, язгы бодай, бәрәңге басуларын иңләгән арада Минталип Исмәгыйль улы азык культуралары өчен файдалы булган ашламалар, корткычларга, чүп үләннәренә каршы препаратлар турында да бәйнә-бәйнә сөйләп, тәҗрибәсе белән уртаклашырга, киңәш бирергә җитеште.