ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2015 ел
чәршәмбе


«Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” республика акциясе дәвам итә.Республикабыз халкы социаль әһәмияткә ия булган “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” акциясенә  быелда битараф калмастыр дип уйлыйбыз.Бу акция  Татарстан Республикасы Президентын вакытлыча башкаручы Рөстәм Нургали улы    тәгъдиме белән үтә

“Бердәм Россия” партиясенең Тукайдагы  җирле бүлеге сәяси партиясе 13 сентябрьдә узачак сайлауларга  авыл  җирлекләренә   депутатлыкка кандидатуралар билгеләү (партия эчендәге алдан тавыш бирү)  праймериз үткәрә.19 май көнне  бу  чара  Иске Абдул, Семекәй, Шилнебаш,Кеняз авыл   җирлекләрендә узды 


19
май, 2015 ел
сишәмбе

2015 елның 18 май көнне авыл җирлегенә депутатлыкка кандидатлар сайлау буенча  Теләнче- Тамак авыл җирлегендә  праймериз булып үтте.  20 кеше   детутатлыкка  кандидат  сайлау алды программалары  белән чыгыш ясадылар, счет комиссиясе үзенең фазыйфаларын башкарды , рейтинг билгеләнелде.

Кенәз мәктәбе татар теле һәм әдәбият укытучылары"Гамил Афзал  педагогик укулары" IV Республика иҗадт-эзләнү  конференцөиясендә катнаштылар.  Фаррахова Рамиля -2нче урынга даек булса, Насыйфуллина Гөлнара-диплом белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!

Яраткан район газетасы өчен тавыш бир!

Бөек Җиңүненң 70 елллыгын билгеләп үтү кысаларында "Гиндикуш" музее күчмә фотокүргәзмә оештырды. Бу күргәзмәдә Тукай районы кешеләрнең  батырлыклары чагылдырган фотоматериаллар  тупланган иде. Күргәзмәне  район ветераннар Советы членнары,  авыл кешеләре яратып карады
  Сарман районының Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда шушы көнгә багышланган, “Туган ягым” дип аталган фәнни-гамәли семинар үтте. Анда эшче төркемне җитәкләгән “Гиндукуш” музее директоры Резидә Гарипова да катнашты. 
Гаилә көне уңаеннан Бәтке авыл китапханәсендә Мишагиннар гаиләсе белән очрашу узды. Очрашуда Мария Михайловна һәм Геннадий Иванович гаилә тормышы белән уртаклаштылар, сорауларга җаваплар бирделәр. Шулай ук бу көнне "Мин һәм минем гаиләм" дигән  күргәзмә дә оештырылган иде.
Иштеряк авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре"Балалар  Җиңү турында рәсем ясый!"дигән  Бөтенроссия балалар иҗат   конкурсының    1 нче турын уздырдылар һәм   Закирова Залия белән Хадеева Дилярәләрнең эшләрен  2нче турга юллаганнар иде , балаларның эшләре югары бәяләнде . Алар   һәм аларның җитәкчеләре Россия Дәүләт  балалар китапханәсенең сертификаты һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

17 май көнне Чаллы шәһәрендә “Бал кортын сакла – планетаны саклыйк” дип аталган халыкара рәсем бәйгесенең  җирле этабына йомгак ясалды.  Иске Ерыклы авылының “Бал кортлары” иҗат коллективыннан кызлар-малайлар бу чарада актив катнашып, 1,2,3 дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнде. “Дуслык” үзәгеннән катнашкан 3 балаларның эшләре киләсе этап үтәчәк Германиягә җибәреләчәк


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International