ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2015 ел
сишәмбе
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын үткәрүгә керткән ярдәмнәре өчен Татарстан Республикасы депутаты, «СМП – Нефтегаз» җәмгыяте генераль директоры киңәшчесе Фоат Комаровка – Татарстан Республикасы Президенты, Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчесе М. Сафин һәм «Ярыш» хуҗалыгы җитәкчесе Р. Шәйхаттаровка – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Комсомол авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Л. Усмановага Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе имзалаган Рәхмәт хатлары тапшырылды.

15-17 май көннәрендә Казанда III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы узды. Анда Татарстан һәм чит илләрдән килгән 500 гә якын милләттәшебез катнашты. Чара Мөхлисә Бубыйның “И, татар хатыннары! Иң мөкатдәс бурычыбыз ­– туган телне саклау”дигән  шигаре астында узды.

Әлеге чарада Тукай районыннан 7 хатын-кыз катнашты: Боерганнан Флүзә Сәлимова, Гөлфия Әгъләмова, Яңа поселогыннан Резедә Мәүҗетова, Иштирәктән Венера Закирова, Илһамия Идрисова , Бөтендөнья Татар конгрессының җирле оешма җитәкчесе Инзилә Әхмәтгәрәева, “Ак калфак” җәмгыятенең Тукай районы бүлекчәсе җитәкчесе Резидә Гарипова катнашты.

“Якты юл “ газетасы мөхәррире Инзилә Әхмәтгәрәева һәм Резидә Гариповага  рәхмәт хаты тапшырылды. 

15-17 май көннәрендә мәркәзебез Казанда III Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы уздырылды.  Әлеге чарада Бөтендөнья татар хатын-кызларының Тукай муниципаль районы  «Ак калфак»   җирле иҗтимагый оешмасы бүлекчәсе җитәкчесеРезида Равис кызыһәм “Ак калфак”ның әгъзасы “Якты юл ” газетасы   редакторы  Инзиля Маннур кызы  катнашты.

Форумның төп максатлары: тел сакланышы һәм җәмгыять, гаилә, милли хатын-кызлар хәрәкәте, мәдәният, мәгариф мәсьәләләре. Шушы мәсьәләләрне ачыктан-ачык хәл итү, уртага салып сөйләшү һәм киләчәккә бурычлар билгеләү – форумның төп максаты.

Тукай районында праймеризлар үтә. Бу чарада инде 14 авыл җирлегендә катнашты.   Бүген19 май көнне Иске Абдул, Сәмәкәй, Кенәз, Шилнебаш авыл җирлекләрендә шундый ук очрашулар үтәчәк
Круглое Поле поселогында яңа фельдшерлык-акушерлык пунктын ачу тантанасы үтте. Әлеге сөенечле вакыйга урынына поселокта яшәүче яше-карты килде. Чарада район башлыгы Васил Хаҗиев, районның башкарма комитет җитәкчесе Рәсим Асылгәрәев, районның баш табибы Галим Сабирҗанов, Чаллы шәһәренең сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Елена Боенко һәм башкалар катнашты

18
май, 2015 ел
дүшәмбе
 Гаилә көне уңаеннан Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәгендә  ЗАГС һәм  опека  бүлеге катнашында  берлектш "Түгәрәк өстәл" уздырдылар

Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәге хезмәткәрләре  "М.И. Г." волонтер отряды  белән берлектә "Ышаныч телефоны" акциясе уздырды

  13 май көнне Яр Чаллы шәһәренең IT-паркында Бөтенроссия робототоехника олимпиадасының Кама аръягы регионы муниципаль берәмлекләренең мәктәп командалары арасында олимпиадаузды, анда 135 команда (300 укучы) килгән иде.  Биклән  мәктәбеннән 3 команда катнашты.
Теләнче Тамак халык театры авылның мәдәният йортында Риза Ишморат әсәре буенча куелган “Кайту” спектаклен күрсәтте. Әлеге спектакль тамашачылар өчен
Кече Шилнә мәктәбендә барлык классларда да  Бердәм экологик дәрес узды.Аны үткәрү рәвеше төрле -уеннар, конкурслар, презентацияләр, викториналар, ә максат бер-Җир планетасын    матурлыкта , чисталыкта саклау

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International