ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2015 ел
дүшәмбе

16май конне Иске Абдул мэдэният йортында авылдаш егетебез Рамиль Галиевны Армия сафларына озату кичэсе утте.Кичэдэ мэктэп укучылары, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, авыл яшьлэре, авылдашлар катнашты.


15
май, 2015 ел
җомга
Бордыбаш авылында гомер кичерүче тыл ветераны  Ибатуллина Һава  Нурмехәммәт кызына 90 яшь тулды. Юбирярга Россия Президенты В.Путинның Рәхмәт хатын   һәм  район башлыгы Васил Хаҗиев исеменнән   бүләк тапшыруда  район башлыгы урынбасары Л.Х. Әхмәтова катнашты.
"Бердәм экология көне” дип аталган экологик-мәгърифәти акциясе кысаларында мәктәпләрдә 13 нче май көнне бердәм экология дәресләре үткәрелде. Максаты: үсеп килүче яшь буында экология буенча белемнәрен арттыру, табигый ресурсларга һәм әйләнә-тирә мохиткә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, экологик күзаллауны формалаштыру. 
Биклән мәктәбендә  укучылар арасында  хәрби-патриотик җырларны башкару буенча стройда  җырлап узу буенча  бәйге узды. бу чарада  Бөек Ватан Сугышында катнашкан ветеран Бикатов Әхсән бабайда катнашты.  6 һәм 7 класс укучылары төркеме җиңүче дип  табылды.
Яр Чаллы шәһәрендә  җиңел атлетика буенча кросс узды. Анда безнең районның җыелма командасы да катнашты. Төрле районнардан җыелган командалар арасындагы уеннар нәтиҗәсе буенча безнең җыелма команда1 урынга лаек булды
Мәләкәс авыл җирле үзидарәсенә караган балалар бакчасы, мәктәп, мәдәният йорты, авыл китапханәсе һәм башка оешмалар да алдан хәзерлек күрде.Бөек Җиңүнең 70 еллык бәйрәм тантанасына мәдәният йортында зал халык белән тулы иде. Тантананы  авыл җирлеге башлыгы Мифодеев  М.В. ачып җибәрде.  Бәйрәм белән тәбрикләп Тукай муниципаль район башлыгың хәрби эшләр ярдәмчесе полковник Хәбибуллин Хәлил Миръякупович, мәктәп директоры Шагалеева С.Х., КФХ «Миннеханов» җитәкчесе Минненханов М. И. чыгыш ясадылар.
Районда Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтүдә башкарган эшләргә белешмә  
Бәтке мәктәбе укытучылары   “Аленушка”  балалар бакчасында булдылар,  “Татарча сөйләшәбез”- “Говорим по-татарски» (  З.М. Зарипова, Р.С. Исаева  һ.б) программасы белән балаланың ничек шөгелләнүләрен  карадылар, тәҗрибә уртаклаштылар 
Ел да 15 майда – табигатьнең иң гүзәл,  алмагачлар  чәчәккә төренгән вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез.Үз йортында бәхетле булган гына бәхетле. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртү өчен тәгаенләнә. 
Теләнче- Тамак  терләкләндерү мәктәбе укучылары белән  Район социаль яклау идарәсе, «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Спортивное движение"дигән инвалидларның спорт хәрәкәте төбәкара иҗтимагый оешма (рәисе Әсхәт Галиев) кызыклы  спорт  программа  буенча ярышлар уздырды ,ул "Үзеңә ошан" дигән проект кысаларында һәм   Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында ярышлар  бик мавыктыргыч итеп узды, укучылар  төрле ярышларда бик теләп катнаштылар. Барысынада  истәлекле бүләкләр тапшырылды 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International