Халыкара фестивальне оештыручылар Айдар Хөсәеновны тәрбияләгән укытучы Рәфикъ Дәминовка һәм әлеге конкурста катнашу мөмкинлеген тудырган «Лукойл» ААҖ вице-президенты, «Ритэк» ААҖ генераль директоры Николай Николаевка рәхмәт хатларын юлладылар.
9 май көнне Биклән мәдәният йортында Җиңү бәйрәменә багышланган Зур концерт булды. Ул ветераннар, укытучылар, тэрбиячелэр һәм авыл үзешчәннәре катнашындагы хор белән башланып китте. Берсеннән-берсе матур патриотик җырлар беркемне дә битараф калдырмады. Концертны эзлекле һәм соклангыч итеп укучылар: Азат Ахметзянов белән Айсылу Хәсәнова алып барды. “Шатлык” бию коллективының кыз- егетләре (җитәкчесе – Насырова А.С) берсеннән-берсе матур биюләр тәкъдим иттеләр.
«РИТЭК» җәмгыяте һәм «Лукойл» хәйрия фонды проекты ярдәме белән Мусабай-Заводтан Айдар Хөсәенов Төркиянең Анталия шәһәре янындагы Бельдиби поселогында күп жанрлы халыкара конкурста катнашып кайтты. Аның белән бергә әнисе Зөлфия ханым һәм проектның җитәкчесе Юлия Галишина да барды