ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Район Башкарма комитетның утырышлар залында  тәрбия эшләре буенча  директор урынбасарлары һәм  район балалар оешмасы спикерлары семинары узды.  Тәрбия эшләре  директоры  С. Сәйдәшева укучыларга еллык эшләгән эшләре өчен  мактау хатлары тапшырды
Новотроицкое мәктәбе каршында  Тәрбия эшләре Үзәге "Вожатыйлар мәктәбе" дигән семинар уздырды. Анда тәрбия эшләре буенча  директор урынбасарлары һәм   мәктәп яны лагерьләренең  тәрбиячеләре, лагерь җитәкчеләре катнашты ,алар лекцияләр тыңладылар, балалар ялын оештыру буенча төрле конкурслар,уеннар,чаралар программасын төзүдә катнаштылар, тәҗрибә уртаклаштылар. Уку тәмамлауга   таныклыклар алдылар

18 майдан  12 сентябрьгә кадәр Татарстан территориясендә интернет челтәрләрдә  "Минем тавыш мөһим" проекты  эшлиячәк . Аның максаты Татарстан Дәүләт Советына сайлауларга катнашуга җәлеп итү юлы белән яшьләр арасында гражданлык активлыгын арттыру . Бу акция Татарстан республикасы яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм идәрәсе һәм «Академия творческой молодежи Республики Татарстан» иҗтимагый яшьләр берлеге оештыра

Новотроицкое авыл җирлегендә дә 8 май көнне Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 ел тулу уңае белән митинг булды. Быел, эзләнү отряды членнары белән  яу кырларында ятып калган 81 кешенең имемнәре  һәйкәлгә кертелде. .һәйкәл каршына чыршы агачлары утыртылды , аларның һәрберсенә исем, фамилияләрен язып такталар беркетелде. Бәйрәм тантанасы оешкан төстә узды, күккә күгәрченнәрочырылды, төрле төстәге шарлар күтәрелде , конөерт номерлары  күрсәтелде. Чарада сугыш һәм тыл  ветераннары,   сугыш-чоры балалары(эби-бабайлар),мәктәп укучылары , балалар бакчасы нәниләре, авыл халкы катнашты

13
май, 2015 ел
чәршәмбе
Минзәләдә узган  төбәкара  волейбол ярышларында Тукай районы командасы 2 нче урынны алды һәм финал ярышларында катнашу хокукы алды.

Россиядә Балаларның халыкара ышаныч телефоны көне моннан биш ел элек, 17 майда билгеләп үтелә башлады. Бу көнне бөтен ил буенча яшүсмерләр арасында ышаныч телефонын популярлаштыруга  багышланган төрле чаралар уздырыла, моны башкаручы хезмәтләр арасында тупланган уңай тәҗрибәләр өйрәнелә, иң яхшы белгечләр бүләкләнә. Аның номеры -8-800-2000-122. Бу  номерга Россия Федерациясе   буенча 226 оешма төркәлгән , районда ышаныч телефоны  

Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәгендә эшли-аның 30-91-42

 "Энергетик" мэдэният йортында Яр Чаллы хэм Тукай районы гаилэлэренэ  ана-капиталы сертификаты тапшырылды.
Әлмәт шәһәрендә   инвалид балалар өчен"Паруса надежды" дигән фестиваль узды

Бүген, 13 майда, Татарстанда 10:00-17:00 сәгатьләрдә хәрби хезмәткә чакырылучыларның хокукларын яклау буенча "кайнар линия" эшли.

 

«Кама-Бекон» җәмгыяте җирләрендә чәчү тәмамлана


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International