ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
 Новый поселогынын 10 класс укучысы Безпальчук Егор Республика кулэм  ижади конкурс «Пушкин укулары »нда катнашты ,      2  дэрэжэ диплом белэн булэклэнде. Житэкчесе  Мухаметзянова Р.З
 Новотроцкое мәктәбендә химия һәм биология укытучыларының семинары узды.   Беренче квалификацион категоря укытучы  Нуретдинова А.Н.    «Экология и бы дигән ачык дәрес күрсәтте,өстәмә белем  бирү педагогы  Ушмарова О.В.   укучылар һәм  семинар эшчәнлегендә катнашучылар белән "Волшебный целлофан»  дигән мастер-класс  оештырды. 
Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында   Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт-сәламәтләндерү комплексында  педагог- тренер  Иван  Алексеевич  Бятиков(Ул  Новотриицкое мәктәбендә укытты) истәлегенә теннис буенча  ярышлар узды. Уенда  Новотроицкое  командасы 3 нче урынны яулады,команданың  җитәкчесе у Гсева Татьяна Викторовна    бу эшне дэвам иттерүче 
 4нче апрельдә район беренчелегенә уздырылган бадминтон ярышында Мусабай Завод мәктәбе    укучылары беренчелекне алып кубок белән бүләкләнде. 24 призлы урынның 11е - бу  мәктәпкә эләкте. 1, 2 урынны алучы укучыларыбыз район данын яклап Актанышка ярышка барырга әзерләнәләр. (Җитәкчеләре Калимуллин Ф.Г.)

  Мусабай Завод мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Ахметзянова Айсылу үзенең математика укытучысы Гараева Р.М. белэн  Зеленодольск шәһәрендә уздырылган Каюм Насыйри укуларының 1 турын узып чакырылды. Айсылу бу конференциядә чыгыш ясап кайтты Һәм Каюм Насыйри һәйкәленә таш кую тантанасында катнашты. 
13нче апрель көнендә  Мусабай Завод мәктәбендә  гомуми ата-аналар җыелышы уздырылды. Информатика укытучысы Ахматсафина Р.Р. "Бала һәм интернет челтәре" дигән темага доклад укыды. "Шәфкать" үзәгеннән чакырылган психолог "Суицид һәм аны булдырмаска" дигән темага чыгыш ясады һәм видеороликлар күрсәтте.
Тукай районы "Шәфкать" үзәге психологы бердәм дәүләт имтиханнары алдыннан Мусабай Завод мәктәбенең  9нчы һәм 11нче сыйныф укучылары белән очрашып сөйләште.
   Мәләкәс мәктәбенең 1 класса  укучылары "Бөек Ватан сугышы" дигән үзләренең проек эшләрен   презентацияләделәр 
11нче апрельдә  Яр Чаллы шәһәрендә   армспорт буенча  ачык ярышлар узды.Ярышта   Күзкәй мәктәбенең   Калимуллин Алмаз 3 нче призлы урын яулады . (Җитәкчеләре Карпов В. И. )
 Комсомол мәктәбенең 6 класс укучысы  Каримов Раим үзенең  рус теле   һәм әдәбияте укытучысы   Кузнецова Ф.Ф.   белән  Зеленодольск шәһәрендә узган «Живая классика» дигән   III Бөтенхалык шигырь сөйләүчелә конкурснда уңышлы гына чыгыш ясады,дип язалар мәктәптән 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International