ЯҢАЛЫКЛАР


16
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
9 апрель көнне Кенәз мәктәбендә  география укытучысы  Гончарова  С. Ю.  10-11 класс укучылары белән Бөтенроссия  профориентацион  чара кысаларында   «В диких условиях»"Кыргый хәлдә" дигән   эко-  дәрес уздырды.
 Кенәз мәктәбе каршында  Тукай, Мамадыш, Алабуга, Зәй, Яңа Чишмә, Түбән Кама, Менделеевск, Әгерҗе районының мәгариф идәрәләреннән  килгән белгечләр, педагоглар белән имтиханнарга  әзерлек  максатын өйрәнү  семинар -киңәшмә узды. 
14 апрель  көнне Биклән мәктәбендә башлангыч класс  укучылары белән эшләүче тәҗрибәле педагоглар җыелды.,ул  мәктәпкача яшьтәге  балалар һәм  башлангыч белем бирүнең бәйләнеше дигән  тема астынды узды.  
"Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Илһам" Бөтенроссия яшь шагыйрьләр һәм язучылар иҗат бәйгесенең җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булды. Бу конкурста районнан -Мухаметдинова Ильвина -Иске  Абдул (укытучы  Гимазова Ф.Г.), Галиева Алина, Кучумова Эмиля, Тулаева Полина-  пос. Круглое Поле» укытучы  Вагизова Г.Н.).   
 Шилнебаш мәктәбендә  рус теле һәм әдәбияте  укытучыларының «Реализация требований ФГОС ООО по формированию информационно-образовательной среды на уроках русского языка» дигән тема астында  семинар  узды.   
Яшь егетләрне армия сафларында хезмәт итүгә әзерләү максатыннан районда мәктәпләрнең 10 сыйныф укучылары һәм 2015 елның язында хәрби хезмәткә алынасы егетләр катнашында Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне үтте.

 Чарада  район хәрби комиссары Рәис Юнысов катнашты, 

Теләнче Тамак авылының Яшүсмерләр клубы спорт залында волейбол ярышлары буенча муниципаль районның ачык чемпионаты үтте. Анда ир-егетләр командалары көч сынашты.

   
  Казанда республикакүләм “Без булдырабыз! Без бергә!” җәмәгатьчелек форумы узды. Анда  Тукай районыннан делегатлар – яшьләр хәрәкәте җитәкчесе Алена Махото һәм ТР Дәүләт Советы каршындагы яшьләр палатасы әгъзасы Юрий Васильев катнашты 
  
Балаларның җәйге ялын оештыру буенча тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм мәктәп яны ял лагерьләре җитәкчеләре белән семинар-киңәшмә узды
Түбән Суыксу урта мәктәбе базасында «Куркынычсыз тәгәрмәч» дип аталган республика акциясенең муниципаль этабы үтте. Балаларның юлда йөрү куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан оештырылган әлеге бәйге, гадәттәгечә, район буенча ЮХИДИ һәм район мәгариф бүлекләре тарафыннан уздырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International