Бөгелмә муниципаль районында балалар фольклор коллективларының 3 нче республика фестивале үткәрелде. Аны республиканың традицион культураны үстерү үзәге, ТР "Яңа гасыр" иҗтимагый хәрәкәте сәяси советы башкарма комитеты һәм Бөгелмә районы хакимияте оештырды. Безнең районнан анда Тамара Тузеева җитәкчелегендәге "Задоринки"(Татарстан поселогы) Иштирәктән"Йолдызкай"(җитәкчесе Гүзәл Хәдиева) балалар фольклор коллектилары катнашыпты . Алар дипломга лаек булды. Һәр катнашучыга бүләкләр тапшырылды. Балалар күтәренке кәеф белән кайтты.