Новотроицкое авыл җирлеге ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре медальләргә ия булды

2015 елның 30 марты, дүшәмбе
Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә юбилей медальләре тапшыру һәр авыл җирлегендә тантаналы итеп уздырыла. Бүген Новотроицкое авыл җирлеге ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре медальләргә һәм истәлекле бүләкләргә ия булды.Чарада муниципаль район башлыгы Васил Гариф улы Хаҗиев катнашты.Чара барышында Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады, сугышта һәлак булган авылдашларны, фронттан исән кайтып бакыйлыкка күчкән ветераннарны, толларны, тыл хезмәтчәннәрен бер минут тынлык белән искә алдылар. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, мәктәп укучылары, музыка мәктәбенә йөрүчеләр кичәдә катнашучыларны җыр-биюләре белән сөендерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International