ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2015 ел
җомга
Кичә районда Тукай муниципаль район Советының XXXV утырышы узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов,  «Татспиртпром» ААҖ генераль директоры Ирек Миннәхмәтов катнашты.

13  февраль  көнне  Яна  поселок  урта  мәктәбе  шугалагында  Гашыйклар  көне  уткәрелде. Катнашучылар    матур  оригиналь  костюмнардан ,  тимераякларда  шуып  узләре  белән  таныштырдылар һәр  пар  узенә  бирелгән  өй  әшләрен  төгәл, җиренә    җиткереп  үтәуләрен  уз  чыгышлары  вакытында  исбатлады.

 

Тукай муниципаль районының  дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе”Шәфкать” үзәгендә Ватанны саклаучылар көне  уңаеннан "Ягез  әле, егетләр" дигән  бәйге узды. Анда 16 яшьүсмер катнашты.

20 феавраль көнне "Гиндукуш" музеенда Сарман районының Юлтимер мәктәбеннән укучылар һәм укытучылар кунакта булып китте. Музейдагы экспонатларны  алар  җентекләп карады,сугышчы-интернационалист  егетләр язмышы белән танышты .Очрашуны алар белән  районның   Әфган хәрәкәте ветераннарның җәмәгать оешмасы җитәкчесе Айбулат Якупов   үткәрде.
 Агымдагы елнын 16- 20 матрына  чаклы "Идел" яшьләр  үзәгендә" Татарстан Республикасының  Уйлап табучылар һәм рационализаторларның 6-нчы  Форумы узачак.

19
февраль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Сосновый Бор поселогында 8-10 сыйныф укучылары арасында “Аҗаган 2015” хәрби-спорт уены үтте.Анда алты команда катнашты. 

  «Гиндукуш» хәрби-патриотик музее фронтовик якташларыбызның балалары-оныкларына мөрәҗәгать итә: әгәр дә сездә өчпочмаклы солдат хатлары гаилә ядкаре итеп саклана икән, төп нөсхәсен яки аның күчермәсен (ксерокопиясен) музейга тапшырсагыз – бу гамәлегез районыбыз геройлары тарихын өйрәнүгә зур өлеш булыр иде. 

Район җитәкчелеге районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе ветеринария берләшмәсе белән бергә 12 февральдә Нефтебаза поселогында махсус семинар-киңәшмә уздырды .Тукай районы фермерлары, шәхси хуҗалык җитәкчеләренә терлекне чалу тәртибен аңлаттылар(тулы язма "Якты юл" газетасы битләрендә)
 Новый поселогында Кышкы полиатлон буенча район беренчелеге узды
Мәләкәс авыл җирлегендә авыл яшьләре һәм өлкән буен  ир-егетләр арасында   хокеей  буенча дусларча очрашу узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International