ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2015 ел
якшәмбе

 

Тукай районы укытучылары ТР мәгариф хезмәткәрләренең кышкы Спартакиадасында җиңү яулады

 

 

21 февраль көнне Кремльдә Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел “юбилей медальләрен тапшырды. Тантанага Тукай районынан Биклән авылында яшәүче Шәйхлислам Халик улы Кәримов бар иде.
21 февраль  көнне   Бәтке  авыл җирлегендә  халык мәш килеп "Кызыклы май чабу" бәйрәме уздырды .1000 якын кеше  бу бәйрәмдә  чын күңелдән ял күңел ачты, Старшиновлар гаиләсе һәм ИП Шарифуллин әзерләгән  коймак,  чәй,шашлыктан авыз итте.

20
февраль, 2015 ел
җомга
 Митингта Чаллы шәһәре һәм Тукай районы буенча хәрби комиссариат җитәкчесе, полковник Рәис Юнысов хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарны котлады һәм юбилей медальләре тапшырды.
14 февральдә  Татарстан поселогында  Әфган җиреннән совет гаскәрләрен чыгаруга 26 ел тулу уңаеннан, «Ватанның лаеклы уллары» дип исемләнгән митинг үтте. Ул «Патриот» – хәрби дан музее ачылу белән дә үзенчәлекле булды.
Мәләкәс авылында 17 февраль көнне 5 класс укучылары Липатов  Василий Ивановичның өендә булдылар. Ул хәзергесе көндә Мәләкәс авылында иң соңгы  сугыш ветераны .   
Новоторицкое  мәктәбендә "Без Җиңү оныклары" дигән  театральләштерелгән  конкурс узды.
 Новый поселогы мәктәбендә  Мушкетерлар һәм Рыцарьләр арасында турнир узды. Ярышта 4 классның  тарихны белүче, җитез, кыю ,шаян егетләре  катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан АССР оешуга 95 ел һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенә 25 ел тулуны бәйрәм итү турында указ кабул итте.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Энгель Нәвап улы Фәттахов  Тукай районы мәктәп укучыларының кул эшләре һәм техника күргәзмәсе белән танышты


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International