ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2015 ел
чәршәмбе
 Кече Шилнә мәктәбендә  һәр атнаның  чәршәмбе көнендә сәгать 7:45   дән 8:00  кадәр  Бөек Җиңүнең 70 еллыгын  билгеләп үтү  программасы нигезнендә 15 минутлык  очрашулар уза,укучылар үзләре      белешмәләр туплыйлар,презентацияләр төзиләр,  рефератлар язалар, чыгышлар ясыйлар,кинофильмнар карыйлар, дщреслщр уздыралар   
Княз мәктәбе  укучылары "Во имя Любви, Вечности и Жизни!" акциясе кысаларында 18 җиләк-җимеш  орлыгы  утырттылар 
Мәләкәс һәм Биклән  авылларынннан   җыелган  команда  хоккей буенча Данис  Зарипов призына узга торган  турнирга юллама алды.
10 февраль көнне утырышлар залында  авыл мәдәният йорты  хезмәткәрләре һәм китапханәчеләр җыелды. 
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Татарстанда "Бердәм Россия"партиясе " Бөек  Җиңүнең Җитмеш чагылышы " дигән  фотопроектына  старт бирә. Фотохудожник Фәрит Губаев  Татарстанның һәрбер районында булачак, андагы сугышчы-геройларны гаиләләре белән фотога төшерәчәк. 
Татар теле буенча Республика олимпиадасының нәтиҗәләре билгеле булды. Мусабай Завод  мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Вилданова Әдилә   олимпиадада җиңү яулады (укытучысы Вилданова Л. Р.) Иске Абдул мәктәбе укучысы  Мөхәметдинова Иьвина  (10сыйныф) призер булды  (укытучысыГимазова Ф. Г.) ). Булдырасыз, кызлар!
“Созвездие-Йолдызлык-2015” ХV Республика ачык телевизион эстрада сәнгате яшьләр фестивале 9 февральдән  алып 22сенә кадәр үткәреләчәк. 
Новотроицкое  мәктәбе укучылары "Кышкы уен-көлке" бәйрәмендә   төрле спорт чараларында катнаштылар.  күңел ачтылар, уен-көлке белән рәхәтләнеп ял иттеләр ,чаңгыда шудылар, тимер аякларда ярыштылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International