Ел башыннан Татарстанда яшәүче 28.497 кеше пенсия билгеләү өчен документларны алдан әзерләү хезмәтеннән файдаланды һәм пенсия билгеләүгә гариза бирде.
Үзеңне тикшер. Укы. Яз. Горурлан!
Быел Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге 638 инвалидка ОСАГО буенча компенсация күчергән. Түләү күләме иминият полисы бәясенең яртысын тәшкил итә.
20 октябрьдә Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге производствода зыян күргән гражданнарга автомат тапшыру тартмасы булган 13 LADA Vesta автомобилен тапшырды.
25 октябрьдә, Россия Социаль фонды Татарстан Республикасы буенча бүлегенең клиент хезмәтләрендә гражданнарны кабул итүнең өстәмә көне булачак.
Ел башыннан Татарстанда яшәүче 19167 гаилә ана капиталы хисабына торак шартларын яхшырткан. 15507 гаилә акчаны торак кредитлары (заемнар) өчен түләгән, ә 3660 гаилә торак сатып алуга һәм төзүгә (заем акчаларыннан файдаланмыйча) кулланган.
2025 ел башыннан Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге 22 меңнән артык хатын-кызга бала тудыру сертификатлары буенча түләп, финанс ярдәме күрсәткән.
Вакытлыча хезмәткә сәләтсезлек буенча пособие электрон кәгазе нигезендә рәсми рәвештә эшкә урнашкан гражданнарга билгеләнә.
Тукай районына эш визиты белән ОАО «Трастовая компания «Татмелиорация» генераль директоры Рөстәм Хизбулла улы Сөнгатуллин килде.
1 октябрьдән Тукай районында Өлкәннәр декадасы башланды. Чаралар кысаларында Камил Нәҗмиев ветераннар белән очрашып, аларның район үсешенә керткән өлешләренә рәхмәт белдерде.