ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2025 ел
сишәмбе

2025 елның 15 апреленнән 30 маена кадәр М7 автомобиль юлының билгеле бер участогында барлык төр транспорт чаралары өчен вакытлыча хәрәкәт туктатыла.

Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев бу юнәлештәге эшләр хәленә шәхсән игътибар итте һәм төзекләндерү программасының барышы белән танышты.


14
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

Түбән Камада якташыбыз, Татарстанның һәм Россиянең Халык артисты Илһам ага Шакиров истәлегенә уздырылган көрәш буенча республика ярышларында яшь көрәшчебез Арсений Громов өченче урын яулады.


11
апрель, 2025 ел
җомга

Районыбызга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Илдус улы Шәрипов килде. Аның катнашында җирле оешма утырышы уздырдык.


9
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

Утырышта районыбызның волонтерлары МХО зонасында катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Котлыйбыз!

Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев район делегациясе белән Төмән шәһәрендә эшлекле очрашуда катнашты.


7
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

Сатуның дистанцион ысулы - ваклап сату-алу шартнамәсе, ул кулланучының сатучы тәкъдим иткән товарның каталоглар, проспектлар, буклетлар, фотосурәтләр, элемтә чаралары яисә мондый шартнамә төзегәндә кулланучының товар белән йә товар үрнәге белән турыдан-туры танышу мөмкинлегеннән мәхрүм итә торган ысуллар ярдәмендә товарның тасвирламасы белән танышуы нигезендә төзелгән. Мондый ысул уңайлы һәм отышлы. Еш кына турыдан-туры танышмыйча дистанцион рәвештә сатып алына торган товарларның бәясе стационар сәүдә ноктасындагы шундый ук товарларга караганда түбәнрәк була.

        Татарстанның 1,5 меңнән артык гаиләсе ана капиталы акчасын белем бирү хезмәтләре өчен түләүгә кулланган. Татарстанның Социаль фонды бүлеге әлеге максатларга 2025 ел башыннан 99 млн сумнан артык акча күчерде.


4
апрель, 2025 ел
җомга

 Районыбызга эш сәфәре белән ТР Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова килде. Ул «Ядкәр» генеалогик проектын тәкъдим итте, аның эш асылын аңлатты һәм интеллектуаль системаның мөмкинлекләре хакында сөйләде.

Тәрәзәләргә заказ бирү - җитди карар, бигрәк тә урнаштыру белән бәйле мөмкин булган проблемаларны исәпкә алганда.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International