Рөстәм Миңнеханов Тукай районында истәлекле чарада катнашты

2025 елның 6 мае, сишәмбе

6 май көнне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов эш сәфәре кысаларында Тукай районына килде. Ул Яңа поселогындагы Ватанны саклаучыларга багышланган мемориаль комплексында үткән мәңгелек утны кабызу тантанасында катнашты.

Чара «Җиңү утын саклыйбыз» Бөтенроссия акциясе кысаларында узды. Бу көнне илнең 80 төбәгендә берьюлы мәңгелек утлар кабынды. Татарстаннан әлеге тантаналы чара өчен Тукай районы территориясендә урнашкан Яңа поселогы мемориаль комплексы сайланды.

Тукай районы Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев Рөстәм Миңнехановка тарихи хәтерне саклау һәм патриотик тәрбия мәсьәләләренә игътибар күрсәткәне, шулай ук әлеге истәлекле чарада катнашканы өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International