Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге ата-аналарга ана капиталыннан балаларга белем бирү максатында файдалануны тизләтү һәм җайлырак итү өчен республиканың мәгариф оешмалары белән үзара мәгълүмат алмаша. Бүгенгә 29 югары, 99 урта махсус уку йорты, шулай ук 1724 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе белән мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешүләр төзелгән.
«Интертат» хәбәрчесе Тукай районы Яңа Байлар авылында уздырылган «Угыз коймагы» бәйрәмендә булып, әлеге йола белән танышып, угыз сөтеннән пешерелгән ризыклардан авыз итеп кайтты.
Хөрмәтле районыбызның торак-коммуналь хужалык хезмәткәрләре!
2023 елның 22 мартында сәгать 10:00да Тукай муниципаль районы эшкуарлары һәм үзмәшгульләре «Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм чаралары»темасына очрашачак.
2023 елның 19 мартында Княз мәдәният йорты хезмәткәрләре инвалид балаларның өйләрендә булдылар . Илсөяр Шәрәфиева, Данил Рәхмәтуллин , Карина Низамиева, Данил Кащеев мәдәният йорты хезмәткәрләре алып килгэн татлы бүләкләрне бик сөенеп ,рәхмәт эйтеп кабул иттелэр.
2023 елның 18 мартында Княз мәдәният йорты хезмәткәрләре Кырымның Россия белән берләшү көненә багышланган «Кырым һәм Россия бергә һәм мәңгегә» патриотик сәгате үткәрде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре Кырым тарихы, республика тарихындагы мөһим вакыйгалар, ярымутрауның Россия өчен әһәмияте турында кызыклы мәгълүмат бирделәр
2023 елның 18 мартында, Гомумроссия наркотикларга каршы акция кысаларында Княз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Волонтер» клуб берләшмәсе белән бергә «Татарстан" бистәсе үзәгендә «Үлем белән кайда сәүдә итәләр!"дигэн яшьләр арасында наркомания таралуын кисәтү, яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру максатыннан наркотикларга каршы акция үткәрде
2023 елның 17 мартында балалар Княз мәдәният йортында урнашкан "Патриот "хәрби дан музеенда булдылар. Мәдәният йорты хезмәткәрләре балаларны Бөек Ватан сугышы чоры экспонатлары һәм Әфган һәм Чечен сугышлары экспонатлары белән таныштырдылар.
Хәзерге вакытта хәрби операциядә катнашучы якташларына туры эфир аша искеабдуллылар концерт күрсәтте.
Туган якны өйрәнүче Сергей Морозовның «Җиңүләр мәңгелек яз» дигән яңа китабы дөнья күрде. Бөек Ватан сугышында катнашкан Ильбухтино авылы ир-егетләре һәм тылда җиңүне якынайтучы хатын-кызлар, үсмерләр турында басма 176 биттән тора.