8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларга айлык пособие Татарстанның мәктәп яшендәге 55 мең баласына максималь күләмдә бирелә. Гаиләләргә мондый түләү күләме Татарстан Республикасында балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумын - 11 476 сумны тәшкил итә.
Рәзинә Сәетгәрәева
Кичә, Татарстан авыл җирлегенең төп биләмәсе - Кнәз авыл җирлеге "ТАТАРСТАН" мәдәният йортында Рәзинә Сәетгәрәеваның "Тамактагы төер" драма әсәре буенча куелган " Язлар һаман язлар өметле" дигән пьесаның премьерасы булды. Районкүләм "Битлек" театраль Фестиваль кысаларында куелган бу әсәргә бәя бирергә районнан комиссия вәкилләре дә килде. Мин әлеге әсәрнең авторы буларак бу сәхнә әсәрен карап бик тә канәгать калдым. Режиссёр Роза Вакиф кызы Зарипова һәрбер рольгә артистларны бик тә дөрес сайлаган. Күбесенчә руслар яшәгән бу төбәктә театр артистлары тарафыннан минем инде икенче әсәрем сәхнәләштерелә. Моннан бер ел элек алар зур уңыш белән Рәзинә Сәетгәрәеваның "Бүрекле гармун" пьесасын куйганнар иде инде. Театр коллективы шул ук, артистлар остарганнан остара бара.
Бу юлы алар сугыш вакытында тылдагы хатын-кызлар язмышын сүрәтләде. Ышандырып, күңел биреп уйналган һәрбер роль күңелләрне бер ярдан икенче ярга "бәргәләде"...
Олы яшьтәге тамашачыларның күзләре яшьләнде...
Соңыннан артистларны көчле алкышларга күмде тамашачы.
Авыл җитәкчелеге әлегә тамашага алдан ук әзерләнгән: башыннан ахырына кадәр дикъкать белән тамаша кылып, сәхнә йолдызларын бүләкләп, кул кысып, һәрберсенә "РӘХМӘТ ХАТЫ" таршырылды. Авторны да зурладылар! Мин моны җитәкченең мәдәният, тел, милләт сагында уяу торуы дип бәяләдем. Тамаша беткәч, олы яшьтәге апалар белән аралашып алдым. Баксаң Чуйсина ханымның да әтисе әсәрдәгечә хәбәрсез югалган булган икән... Инде апага да 74 яшь, ә ул әтисенең каберлеген узган ел гына тапкан... Гомер буе эзләгән... Нинди генә кайгы-хәсрәт китермәгән сугыш... Әсәрне язганда мин әти-әниләремнең сөйләүләреннән чыгып яздым шул, күктән алып язган уйдырма әсәр түгел бу... Шуңа да һәрбер күңелне уйлатты, елатты бу әсәр! Бик тә рәхмәтлемен сәхнә ветераннарына, сәхнәгә яңа аяк баскан Алиягә! Сез сәхнәдә уйнамыйсыз, ә бәлки яшисез! Болай ышандырып уйнарга күпме көч, ихтыяр, вакыт кирәк! Рәхмәт, Сезгә! Элекке тормышны хәтерләткән бөтен җиһаз, эш коралларын ничек җыйнап бетергәннәрдер. Режиссёр Роза ханымның -Минем җаным шушы сәхнәдә, диюе аның бу эшкә күпме көче керүе турында сөйли. Рәхмәт сезгә, Роза ханым! Сез - үз эшегезнең чын остазы! Иң зур рәхмәтне төп рольне ачынып-ачынып, михнәтле тормышның ачысын йөрәкләргә үтәрлек итеп уйнаган ....ханымга! Моның сәбәбе: ул шушы көннәрдә генә туганының Украинада һәлак булуын ишеткәннән соң үзендә көч табып уйнавында... Әле табут юлда икән... Йә, Раббым, нигә кабатлана икән кеше язмышлары... Әле Бөек Ватан сугышыннан калган тамактагы төерләр дә китмәгән иде бит...
Район ветераннар(инвалидлар) оешмасы рәисе һәм авыл җирлеге игәнәчеләре Кече Шильнә авылында яшәүче Шаяхметова Ильнарага Кыш бабай кучтәнәче тапшыры
Бәтке авылыннан «Мәрхәмәтлелек импульсы» волонтерлар командасы сәламәтлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәптә һәм Теләнче Тамак авылында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортта булды.
15 декабрьдә ел саен бөтен дөньяда Халыкара чәй көне билгеләп үтелә.
13 декабрьдә Яңа поселок мәдәният йортында «Изгелек кыл»дигән хәйрия марафоны булды.
Бәтке авылы китапханәсендә инвалидлар көненә "Куллар белән без могҗиза ясыйбыз"дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.
Авыл халкы ,ветераннар катнашында Сәмәкәй авылында"Кайнана" дигән спектакль куелды.Бик эчтәлекле,рольләрне оста итеп башкарган үзешчәннәргә рәхмәт ,дип яза ветеран мөгәллимә Гөлфирә Петрова
Тукай районы Түбән Суык -Су авылында гомер итүче Сиразеева МаҺия Гиләҗетдин кызына 95 яшь .
"Татарстан " совхозында яшәүче Ямалетдинов Гөлҗиһан Хөсәен кызын 95 яше белән котладылар.