Чәй өстәле артында очрашу

2022 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

15 декабрьдә ел саен бөтен дөньяда Халыкара чәй көне билгеләп утелә.

Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Русский звон» фольклор коллективы катнашучылары белән бергә, Халыкара чәй көненә багышланган «Без чәй өстәле артында күңел ачабыз», дигән чәйгә багышланган бик күңелле һәм шау-шулы кичә үткәрделәр. Хуш исле, көч бирүче һәм тәмле лимонлы чәй эчтеләр, халык җырларын, дәртле такмаклар җырладылар, биеделәр, уйнадылар, күңел ачтылар. Шулай ук кызыклы конкурслар һәм мавыктыргыч бәйгеләр да үткәрелде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре очрашуда катнашучыларга югары сортлы чәйләрне татып карау һәм чәй эчүнең төрле ысуллары белән танышу өчен уникаль мөмкинлек бирделәр. Чәй турында әйтемнәр һәм мәкальләр дә искә төште. Хуш исле чәй өстәле артында вакыт бик тиз узды. Халыкта чәй – ул тиз дәвалый торган иң кулай дару, дип тә әйтәләр бит. Әйе, бу искиткеч эчемлектән башка яшәү мөмкин түгел, дип бәйрәмгә җыелучылар өйләренә таралыштылар.


Роза Зарипова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International