ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Күзкәй китапханәсендә "Тормыш тамчысы"дигән искә алу сәгате узды #Күзкәй китапханәсе
 

Круглое Поле китапханәсендә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көненә багышланган "Терроризм -ул дөньяга куркыныч янау" дигән тематик мәгълүмат сәгате узды.


12
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

2022 елның 11 сентябрендә, Бөтенроссия аеклык көне кысаларында, Кенәз авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Волонтер» клубы әгъзалары белән бергә Татарстан бистәсе үзәгендә «Аек яшә!» чарасын уздырдылар

 – Тукай үзәк дәваханәсе бинасының төзелеше әле дә мине горурлык хисе белән яшәтә. 1987 елда дәваханәсенең комплекслы булуы төзелеш проектына норматив документлар белән кертелмәсә дә, үзебезнең тырышлык белән без аны шундый итеп оештырдык. Әлеге комплекс үз эченә күп юнәлешле шифаханә, диагностика үзәге, күп юнәлешле хирургия, терапия, гинекология, косметология бүлекчәләре, реанимация, реабилитация бүлекләрен үз эченә алды һәм шулай ук комплексның эшен тәэмин итүче, хезмәт күрсәтүче көчле инфраструктура да булдырылды. Дәваханәнең үз гаражлары, складлары, кер юу урыны, үз ремонт базасы булды,– дип сөйләде Тукай үзәк хастаханәсенең элеккеге баш табибы Зиннур Закиров.

Китапханәче чишмәләрнең тарихын тәкъдим итте, аларны төзекләндерү буенча башкарылган эшләр турында сөйләде.  

Шилнәбаш авыл җирлегендә "Көмеш чишмә" проекты кысаларында "Яшә, чишмә, яшә"чишмәсе бәйрәме узды.

Иске Дөреш авылының ветераннар оешмасы  вәкилләре атнага ике тапкыр мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Бэйлэу тугэрэге"нә җыела 

2022 елның 4 сентябрендә Княз авылы  мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Безнең ишегалды» ишегалды территорияләрен төзекләндерү программасын тормышка ашыру кысаларында, Татарстан бистәсенең Интернационал урамындагы балалар мәйданчыгында Белем көненә багышланган "һәм янә мәктәпкә" конкурс-уен программасы үткәрделәр

10 сентябрьдә Яр Чаллы шәһәре  узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә Тукай районы авыларыннан да катнаштылар ( "”Ярыш” АХП ҖЧҖ,Мусзай Завод һәм Иштирәк авыл җирлеге Советы,Тукай районы "Сельский хлеб" кооперативы, Тукай райпосы, фермерлар һәм шәхси эшмәкәрләр). Ярминкә сәүдә рәтләре муллыгы белән сөендерде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International