Безнең Тукай районы Татарстанда зурлыгы һәм халык саны буенча Казаннан гына калыша торган Яр Чаллы шәһәрен әйләндереп алган. Искиткеч бай табигате дисәң, анысын Аллаһ Тәгалә уч төбенә китереп тоттырган. Балыкка бай Чулман, Ык елгалары һәм бихисап күлләр, җиләк-җимешле әрәмә-болыннар, дисеңме?! Кыскасы, рәхәтләнеп яшә, җиң сызганып эшлә – гөрләтеп тормыш алып бар. Шуңа да, «Авылны – макта, шәһәрдә яшә» дигән әйтем дә безнең җирлектә кулланылыштан төшү дәрәҗәсендә.
Иске Абдул авылында матур итеп ,,Чишмэ бэйрэме"уздырдылар .
Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәренең «Татарстан Республикасы РТПЦ» филиалы хәбәр итә, 2022 елның 27.09.2022 елдан 20.10.2022 елга кадәр вакыт интервалында 11:33 тән 12:42 гә кадәр, Кояш интерференциясе белән бәйле рәвештә (спутник кабул итү станцияләренең антенналарына Кояш йогынтысы) Татарстан Республикасы территориясендә циффрлы эфир телевидениесе (ЦЭТВ).челтәренең кыска вакытлы начараюы ихтимал
5 сентябрь көнне Колыш авылы чишмә янында авыл халкын китапханәгә кайта торган вакытлы матбугат белән таныштырдык.
06 сентябрьдә Борды авылы чишмәсе янында чишмә бәйрәме үткәрелде, анда авыл җирлеге ветераннары, фольклор ансамбле да катнашты . Чишмә тарихын искә төшерделәр, халык җырларын җырладылар, уеннар уйнадылар һәм боларның барысы да табигатьтә пешерелгән милли коймаклар исе астында узды.Видео
Районда шаулап - гөрләп чишмә бәйрәмнәре уздырыла. 5 нче сентябрь көнне Боерган авыл җирлегенә караган Колыш авылы чишмәсе янында бик матур очрашу узды.Һәр чишмәнең үз җыры, һз тарихы бар.
#КөмешЧишмәПроекты
#Мәләкәсавыл китапханәсе
#Мәләкәс Мәдәният йорты
2022 елның 11 сентябрендә Тукай район шифаханәсең 1нче катында 142 кабинетта даими рәвештә спиртлы эчемлекләр кулланучыларга ачык ишекләр көне оештырылачак.
Татарстанда Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган “Җиңү диктанты” халыкара патриотик акциясе узды. Әлеге чарага Тукай районы халкы да актив кушылды. Барлыгы 250 дән артык тукайлы бу көнне диктант язды.
Тукай районында чишмәләр турында кайгырту проекты тормышка ашырыла. Чишмәләребезнең чисталагына, төзеклелегенә, табигатебезне саклау максатыннан халыкның игътибарын җәлеп итү, чишмәләребезнең барлыкка килүен, тарихын өйрәнү, яшгь буында сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү йөзеннән районыбызда «Көмеш чишмә» смотр-конкурсыигълан ителгән иде. Район башлыгы Фаил Камаев тәкъдим иткән бу мәртәбәле конкурс бездә беренче тапкыр үткәрелде.