ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

8нче апрель көнне #ЖильёМолодымРТ туры эфирын үткәрү турында мәгълүмат 


5
апрель, 2022 ел
сишәмбе

2022 елда Татарстан эшкуарлары бизнесны сертификацияләү, бухгалтерия алып бару, маркетингка чыгу, эшлекле күргәзмәләрдә катнашу өчен түләү, «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты кысаларында авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен хезмәт күрсәтүләрне бушлай ала алалар.

Татарстан Республикасында гамәлдә булган яшь гаиләләргә, яшь белгечләргә ташламалы шартларда торак сатып алуда дәүләт ярдәме чаралары һәм яшь гаиләләргә тышкы санкция басымы шартларында яшь гаиләләргә мәгълүмат бирүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы тарафыннан 2022 елның 8 апрелендә (җомга ) #ЖильёМолодымРТ   туры эфир үткәрелә.

2022 нче елның 22 нче мартында Тукай районы Түбән Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары Тукай район судына танышу экскурсиясе белән килделәр, ул Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе арасында «Гадел хөкем: "А "дан "Я "га кадәр»Татарстан Республикасы мәктәпләре һәм район (шәһәр) судларының үзара хезмәттәшлеге проектын гамәлгә ашыру буенча килешү кысаларында уздырылды.


4
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Торак - коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атналыгы кысаларында «Бердәм Россия» партиясе рәисе Д.А. Медведевның Татарстан Республикасындагы Региональ җәмәгать кабул итү бүлмәсе мәйданчыгында РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина  торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча халык өчен «кайнар линия» үткәрде

 

Чаллы шәһәренең «Энергетик» мәдәният саренда, республикабыз ветераннары һәм пенсионерларының «Балкыш» – VII республикакүләм фестиваленең алтынчы зона туры үтте. Анда 9 муниципаль берәмлек вәкилләре чыгыш ясады. Бу: Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Тукай районнары һәм Чаллы шәһәренең өлкән яшьтәге  үзешчәннәре һәм мәдәният ветераннары. Тукай районыннан фестивальнең зона өлешенә 12 концерт номеры тәкъдим ителгән иде. Әлеге чыгышларында һәр артист һәм коллектив үзен үзенчәлекле, кызыклы яктан күрсәтте.

Иҗади сәләтләрне, музыкаль хәтерне үстерү, гомуми күзаллауны киңәйтү һәм музыка сәнгатенә тарту өчен, 2022 елның 2 апрелендә Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Музыкаль калейдоскоп»дигән конкурс программасы үткәрделәр

2022 елның 4 апрель 18 сәгатьтән 5 апрель 08 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

"Татарстан Республикасының УГМС " Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча: «Татарстан Республикасы территориясендә 2022 елның 5 апрелендә төнлә урыны белән көньяк һәм көнчыгыш районнарда көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 19-24 метрга җитәргә мөмкин».

Чаллының Энергетиклар Мәдәният йортында Татарстан Республикасы ветераннары арасында «Балкыш» республика үзешчән башкаручылар фестиваленең алтынчы зона туры узды 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International