Чаллының Энергетиклар Мәдәният йортында Татарстан Республикасы ветераннары арасында «Балкыш» республика үзешчән башкаручылар фестиваленең алтынчы зона туры узды.Анда Тукай районы ветераннары да үз һөнәрләрен күрсәттеләр һәм жюри тарафыннан яхшы бәя алдылар