Авылның үзәк урамына чыксам исем китте. Сөбханалла, диеп куйдым соклануымнан. Кай арада мәчетебез коймасын яңага алыштырганнар да, мәчет алдына киң, матур итеп асфальт юл җәеп куйганнар?.. Үз-үземә сорау биреп, матурлыкны фотога төшереп торганда мәчет капкасыннан Мөдәфис хәзрәт үзе дә күренде, сорауларымны аңа бирдем.
«Миңнехуҗин» крестьян-фермер хуҗалыгы быел да Иштирәк авыл җирлеге кырларында ашлык үстерде. Басулар тик ятмаганны, күкрәп иген үскәнне күреп күңел сөенә. Игенченең хезмәте һава торышына бәйле. Быел көннәр бик эссе килсә дә, «Миңнехуҗин» КФХ хезмәткәрләре сынатмады – иген үстерү технологиясен тулысынча үтәп, көнне төнгә ялгап эшләде. Без аларның хезмәтен хөрмәт итәбез, ару-талуны белмәгән игенчеләргә рәхмәт әйтәбез.
Арпа уңышын җыю тулы көченә барган бер көндә, көндезге аш вакытына туры китереп, Шилнәбаш авылының «Время» агитбригадасы «Кама» агрофирмасының Новотроицкое бүлекчәсе игенчеләре янына басуга чыкты.
Проектның максаты-социаль-икътисадый проблемаларны алга таба хәл итү өчен республика гражданнарыннан теләкләр һәм наказлар җыю. Кабул итү пунктлары автобусларда урнашкан, алар Татарстанның 500дән артык торак пунктын йөреп чыгачак. Кабул итүнең мобиль пунктлары белән бергә «Минем депутатым»проекты да эшли. Аның кысаларында татарстанлыларның теләкләрен максималь рәвештә оператив рәвештә башкарачаклар. гражданнар биргән сорауларга ТР Дәүләт Советы депутатлары игътибар итәчәк.
Иртәгә, 12 августта 17.45 сәгатьтә Россия 24 телеканалында Туры эфир булачак, аны уздыру вакытында «Дача темасы», аерым алганда: ташландык дача участогының хуҗасы булырга тиеш.
Бөтенроссия халык санын алу турында халыкка мәгълүмат бирү хакында Татарстан Республикасы буенча Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең территориаль органы хәбәр иткәнчә, 2020 елның 25 июнендәге 2021 елның 3 номерлы Бөтенроссия халык санын алуны уздыру буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте комиссиясе утырышы беркетмәсе нигезендә Росстат тарафыннан 2020 елның 14 июлендәге ПС-17-2/342-РВ Бөтенроссия халык санын алуны уздыру турында халыкка мәгълүмат бирүдә статистика органнарына ярдәм итү буенча тәкъдимнәр эшләнде.
Кисәтү
2021 елның 6 августыннан 16 августына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары янгын куркынычы (4 сыйныф)сакланачак.
11 август көненә начар метеорологик күренешләр фаразланмый.
.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Президенты Р. Н.Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында уза торган IX «Наше время – Безнең заман» Татарстан Республикасы эшләүче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә.
Квалификацияле имза алыгыз
ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, "Мәрхәмәт-Милосердие" депутатлар төркеме җитәкчесе Татьяна Ларионова Тукай муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды. Районыбыз җитәкчесе Фаил Камаев белән алар авылларда булдылар, социаль мәдәни объектларда төзекләндерү эшләренен барышы белән таныштылар.