ЯҢАЛЫКЛАР


2
июль, 2021 ел
җомга

 2021 елның 1 июлендә Княз авылының  сугыш хәрәкәтләре ветераннары истәлегенә куелган  һәйкәл янында сугыш хәрәкәтләре ветераннары көненә багышланган чара узды. Чара «Россия солдатлары»патриотик акциясе кысаларында узды.  


1
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Начар метеорологик күренешләр .2021 елның 2 июлендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшен, урыны белән кыска вакытлы җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин, урыны белән яшен, боз яварга мөмкин

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 1 июльдән йөкле хатын-кызларга һәм 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә яңа айлык пособие бирүгә гаризалар кабул ителә башлады. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында яки яшәү урыны буенча Пенсия фондының клиент хезмәтендә бирергә мөмкин.

1-нче июльдән йөкле хатын-кызларга һәм 8-17 яшьлек балалары булган гаиләләргә яңа айлык пособие бирүгә гаризалар кабул ителә башлый. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында яки яшәү урыны буенча Пенсия фондының клиент хезмәтендә бирергә мөмкин булачак.

 

Товарларны идентификацияләү чаралары белән мәҗбүри маркировкалау кертү турында мәгълүмат

Узган ял көннәрендә Татарстан башкаласында узган Сабантуйда Тукай районы көрәшчеләре милли көрәш буенча җиңү яулады  

Район аграрийлары 1-3 июльдә Казанда үтәчәк «АГРОВОЛГА-2021» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә катнашачак.1 июльдә район җитәкчелеге һәм фермерлар түгәрәк өстәлгә фикерләшүгә җыела, 2 июльдә чарага район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендәге делегация бара


30
июнь, 2021 ел
чәршәмбе

Начар метеорологик күренешләр турында кисәтү!

1 июльдән Россия банклары пенсия яки социаль түләүләрне бары тик МИР милли түләү системасы картасына яки пластик картага бәйлелексез тулыландыру һәм төшерү мөмкинлеге булган счетларга яки кертемнәргә генә кертергә тиеш булачак. Visa һәм MasterCard (Maestro) карталарына пенсия исәпләргә банкларның инде хокукы булмаячак.

Тукай муниципаль районында яшәүчеләрне  агымдагы елның 21 июненнән 4 июленә кадәрге чорда «Террорчылык актын үткәрү ихтималын халык тарафыннан бәяләү дәрәҗәсе» дигән социологик тикшеренүдә катнашырга чакырабыз 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International