Район хуҗалыкларында берьеллык, күпьеллык үләннәрнең беренче катын чаба – мал азыгы әзерли башладылар. Бу эшкә беренчеләрдән булып «Миңнехуҗина» крестьян-фермер хуҗалыгы хезмәтчәннәре кереште. Пәнҗешәмбе көнне «Парадиз» ҖЧҖ, Сәйдәшев исемендәге, «Гигант», «Ярыш» хуҗалыклары да басуларда үләннәрне чаба башладылар.
Балаларның җәйге ялын файдалы һәм кызыклы итеп оештыру максатында Иске Дөреш авылында урнашкан «Балкыш» сәламәтләндерү лагере үз эшчәнлеген башлап җибәрде,биредә 75 бала ял итәр
Иске Абдул мәдәният йортында «Без сугышка күптән киткән идек, без сугыштан әле кайтмаган...» фестиваль-концерты үтте. Чара «Гиндукуш» хәрби дан музееның 10 еллыгына, Әфганстаннан Совет солдатларын чыгаруның 32 еллыгына багышланды.
2021 елның 1-7 июнь көннәрендә Татарстан Республикасында урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы (4 сыйныф), көнчыгыш районнарда урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 сыйныф) сакланачак.
2021 елның 4 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә төнлә 15-17 м/с, көндез 17-22 м/с тизлектә көчле җил көтелә.
Көнчыгыш Кама аръягы һәм Кама аръягы буенча:
Алмашынучан болытлы һава.
Күпчелек явым-төшемсез.
Җил төньяк-көнчыгыштан: төнлә 6-11 м / с, көчәйгәндә 17 метрга кадәр, иртән һәм көндез Секундына 9-14 метр, урыны белән көчәйгәндә 17-22 метр.
Минималь һава температурасы төнлә +6..+11, максималь һава температурасы көндез +18..+21˚.
Казанда төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-17 метр, көндез 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Тукай муниципаль районы территориясендә «Сабантуй» милли бәйрәмен уздыру графигы
Әгәр сез КФҮләргә паспорт, машина йөртү таныклыгын рәсмиләштерү, күчемсез милек хокукын теркәү өчен мөрәҗәгать итсәгез, бу очракта дәүләт пошлинасы түләргә кирәк булачак. Ул РФ Салым кодексы белән билгеләнә.Юридик мәгънәгә ия күчемсез милекне дәүләт теркәүләре вакытында Россиянең Салым кодексы буенча дәүләт пошлинасы каралган. Әгәр дә кеше аны түләмәгән икән, яки түләүдә ялгышлык киткән булса, Росреестр идарәсе документларны карамыйча кайтарырга хокуклы. Шул ук вакытта, Росреестр дәүләт пошлинасын кире биргән очраклар да бар.
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Боерган авыл китапханәсенең 23 нче филиалы мөдире Флүдә Мирзанур кызы Сәлимова район чараларында актив катнаша,аның уңышлары Татарстан Республикасы масштабында гына түгел,башка төбәкләрдә дә билгеле.
#музейГиндукуш
Шимбә көнне җиңүчеләр Әфган сугышы ветераннары кулыннан "Без Әфганнан куптән киткән идек,без сугыштан әле кайтмаган.. " дигән патриотик җыр фестивалендә диплом һәм истәлекле бүләкләр алдылар .
Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы Үзәкләштерелгән китапханәләр системасының 23 нче Боерган авыл китапханәсе филиалы"Читает профи" төбәкара челтәр акциясенә кушыла
«Росагролизинг» АҖ Россия Федерациясе субъектларын авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итү буенча йомгаклар ясады һәм 2020 елда иң актив техника сатып алган 10 төбәкне билгеләде.
Татарстан Республикасы аграрийлары 1 нче урынны алды: алар Росагролизингның ташламалы программалары буенча 697 берәмлек техника сатып алдылар. Компаниядә билгеләп үтелгәнчә, яңа техника аграрийларга чәчү кампаниясен вакытында башкарып чыгарга ярдәм итте.