21.05.20021 елда «Әлмәт» иҗтимагый-мәдәни үзәгенең ,Яңа киноконцертлар залында "Татнефть»компаниясе грантларын тапшыру тантанасы булды.
Тукай районыннан ике балалар бакчасы проекты отышлы дип табылды : Татарстан поселогының "Лебедушка " балалар бакчасы һәм Иске Дөреш авылының "Әкият» балалар бакчасы
28 май көнне, 9.00 сәгатьтә Тукай район Советының XI нче утырышы уза
Биклән авылында үткән Шәҗәрә бәйрәме башыннан ахырына кадәр видеотасмага язып алынды. Димәк, кичәгә килә алмаганнар да бик тә файдалы булган бу материалларны карый алачак, тарих укытучылары дәресләрдә күрсәтәчәк.
21 май көнне Яр Чаллы шәһәренең Боровецкий храмы мәхәлләсе кешеләре Княз авылының Изге Николай Чудотворца храмына 30 км юл үтеп,сәяхәт кылдылар.
Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 12 июнь (Россия көне) эшләми торган бәйрәм көне булып саналу сәбәпле, «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәк» дәүләт бюджет учреждениесе (алга таба – КФҮ) бәйрәм алды, ял һәм бәйрәм көннәрендә КФҮ ДБУ бүлекләре/филиалларының эш графигын тәкъдим итә:
2021 елның 22 маенда Княз авыл мәдәният йортының «Русский звон» фольклор коллективы (җитәкчесе-Тузеева Т.Е), Шилнәбаш авыл мәдәният йортының «Нивушка» фольклор коллективы (җитәкчесе-Маратаева М. М.) Лаеш муниципаль районы Никольское авылында узган XXIX Бөтенроссия «Каравон-2021 " халык бәйрәмендә актив катнаштылар.
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 24 маенда төнлә һәм көндез урыны белән яшен, көчәйгәндә 15-20 м/с тизлектә көчле җил, көндез урыны белән боз явырга мөмкин (Казан шәһәрендә – төнлә).
21 мая «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова «Тукай үзәк район хастаханәсендә» «Үсешкә юнәлдерелгән беренче ел гомеренең нәниләре белән уеннар» темасына яңа туган баласын кабул итәргә шикләнгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча гамәли дәрес үткәрде.
Балаларның медиакиңлектә мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында 20 майда Тукай районының «Шафкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Насыйрова Ләйсән ата-аналар җыелышында «Куркынычсыз медиамохит» темасына чыгыш ясады һәм «Балалар ышаныч телефоны турында 10 төп сорау» видеоролигын күрсәтте.
Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды пенсия тупланмаларын дәүләт тарафыннан финанслашу программасында катнашучыларга булачак пенсиягә взнос ясарга мөмкин булуы турында искә төшерә. Гражданнар тарафыннан шәхси счетларга кертелгән суммалар 2000 сумнан алып 12 000 сумга кадәр дәүләт тарафыннан икеләтә арттырылачак. Исегезгә төшерәбез, программада беренче акчалата түләү кергәннән соң 10 ел эчендә катнашу мөмкин.