2021 елның 13-15 февралендә «Дуслык» республика сәләтле балалар үзәгендә рус теле буенча олимпиаданың региональ этабы узды.Анда Сәмәкәй мәктәбе укучылары Сибгатуллина Азалия, Калмаш мәктәбе укучылары Нуретдинова Алия, Борды мәктәбе укучылары Чернов Валентин катнашты.
15 февраль көнне бөек татар шагыйре М. Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан һәм Татарстанда туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар кысаларында "Лебедушка" балалар бакчасында чара үткәрелде.
2021 елның 16 февралендә "Форпост" үзәге җитәкчесе һәм активистлары «Йогынты өлкәсе»форумында катнаштылар. Форумда" Иҗтимагый патриотик оешманың роле. Проблемаларны эзләү һәм аларны чишү», «Креатив фикерләү"дигән темалар каралды
Районда «Ел тәрбиячесе-2021» республика бәйгесенең муниципаль этабына йомгак ясалды. Конкурста барлыгы 24 балалар бакчасыннан педагоглар катнашты. Иң яхшы дип табылган биш хезмәткәр финалга үтте. 26 январь көнне Круглое Поле поселогының «Голубой вагон» балалар бакчасында бәйгенең җиңүчеләре, призерлары һәм лауреаты бүләкләнде.
Педагогларның һөнәри осталыгын сынау максатыннан районда «Ел укытучысы» бәйгесенең беренче туры үткән иде. Анда мөгаллимнәребез «Ел укытучысы», «Педагогик дебют», «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» номинацияләрендә үз эшләрен тәкъдим иттеләр. Әлеге турда укытучылар үз дәресләрен видеоязма итеп җибәрделәр.
15 февральдә «Яшьлек» хоккей кортында " Яшүсмер " яшьләр клублары командалары арасында(2007-2008 елларда туган)РФ Пенсия фонды идарәсе Кубогына алкалы хоккей буенча турнирга йомгак ясалды. Турнирда барлыгы 60 кешене берләштергән 4 ишегалды командасы катнашты.
Россия Эчке эшләр министрлыгының 31.12.2017 ел, № 984 боерыгы, Россия Федераль миграция хезмәтенең 11.09.2012 ел, № 288 боерыгы гамәлдән чыгарылды, ул теркәлү карточкаларын (9 форма), һәр фатирны (10 форма), йорт (фатир) кенәгәсен (11 форма) алып баруны күздә тоткан иде.
Шулай итеп, җирле үзидарә органнары һәм идарәче оешмалар тарафыннан 18.02.20021 елдан башлап йорт китапларын алып бару, йорт китапларында нинди дә булса билге кую, шулай ук йорт китапларыннан өземтәләрне раслау эше туктатыла.
Татар шагыйре-фронтовик Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу һәм Татарстанда туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында узган чарадан М.Җәлилнең "Ишек төбендә" шигырен Шәйхетдинова Камилә укында тәкъдим итәбез.