ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2020 ел
җомга

Россия Президенты Владимир Путин 2026 елның 1 мартына кадәр «дача амнистиясе»н озайту турындагы законга кул куйды. Закон 2020 елның 19 декабреннән үз көченә керә.

 


17
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 18 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән начар метеорологик күренешләр көтелә:

- юлларда бозлавык, урыны белән көчле;

- иртән һәм көндез секундына 15 метрга кадәр көчле җил.

Хөрмәтле Тукай районы халкы! Халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү мәсьәләләрен тиз арада хәл итү максатыннан, сезне район Башкарма комитетының электрон почтасына мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз: tukay.ispolkom@tatar.ru

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында ел саен уздырыла торган республика смотр-конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. 93 Cherolet Niva автомобиле һәм җиде 17 җирле микроавтобус ачкычларын җирлек җитәкчеләренә тапшырдылар. Тукай муниципаль районыннан җиңүчеләр арасында Новотроицкий авыл җирлеге башлыгы Юлия Рыбакова һәм Боерган авыл җирлеге башлыгы Фәнис Шәйхрәзиев бар иде.

«Тукай азык-төлек корпорациясе»ндә терлек асрауда цифрлы программаларны быел март аеннан куллана башладылар: сыер маллары белән идарә итү, үрчетү һәм ашату компьютер ярдәмендә оештырыла. Күптән түгел шушы хуҗалык базасында терлекчелектә цифрлаштыруны гамәлгә кертүгә багышланган республика семинары узды.


16
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Начар метеорологик күренешләр-2020 елның 17 декабрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан

16 декабрь көнне Тантаналар сараенда Ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшырылды. Бу көнне 2 Тукай гаиләсе сертификатка ия булды.

Чакырылган кунакларны ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе начальнигы, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов котладылар һәм сертификатлар тапшырдылар.

 

2020 елның 10 декабрендә «Бәхетле ана булу» программасын гамәлгә ашыру кысаларында «csontukay» инстаграммының аккаунтында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең психологы Ләйсән Насыйрова «Беренче көннәреннән тәрбия» темасына онлайн дәресе үткәрелде

2020 нче елның 15 нче декабрендә Княз мәдәният йорты хезмәткәрләре фольклор коллективлары белән берлектә Халыкара чәй көненә багышланган «Без чәй устәле артында  сыйланабыз » исемле конкурс - уен программасы үткәрделәр. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International