ЯҢАЛЫКЛАР


23
июнь, 2020 ел
сишәмбе

«Россия Федерациясе Конституциясенә әйләнә-тирә мохитне саклау турындагы төзәтмә кешенең табигатькә йогынтысын киметергә ярдәм итәчәк ! " - дип саный КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев.

Бүген алдагы кышлату чорына терлек азыгы әзерләүнең кызган чоры. Хуҗалыклар печән, сенаж, яфраказык туплау белән мәшгуль. Бу эшкә бюджет хезмәткәрләре дә җәлеп ителә. Шушы көннәрдә алар 847 данә себерке, ягъни 4 тоннага якын яфраказык әзерләп, Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкның терлекләрен витаминнар белән тәэмин итүгә үз өлешләрен керттеләр.  Иректаң авылы янәшә-сендәге урманда бер аланлык бар. Урманчы рөхсәте белән биредә ел саен яшь малларга яфраказык әзерлиләр.

  Шилнәбаш авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре «Хәтер шәме» акциясе үткәрделәр. 

Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы “Сак булыгыз, террор!” темасына белешмәлекләр таратты

 

       

  11 июнендэ Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмэт  курсэту үзәге базасында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Раилә Акчурина Тукай муниципаль районында социаль хезмәт алучылар арасында «Без Россия турында нәрсә беләбез?»дигән дистанцион чара үткәрде.

 

  2020 нче елның 11 нче июнендә «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең  гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Альбина Тарынчева «csontukay» инстаграм аккаунтында социаль хезмәт алучылар белән «Бәхәс килеп чыгу сәбәпләре» темасына онлайн-дәрес үткәрде.

       

   2020 нче елның 11 нче июнендә «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең  гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Альбина Тарынчева «csontukay» инстаграм аккаунтында социаль хезмәт алучылар белән ««Киләчәктә бала белән аралашу стиленең йогынтысы» » дигән темага онлайн дәресе уздырды.

         

Кече-урта эшмәкәрлек субъектларына мөлкәти ярдәм күрсәтү өлешендә эшкуарлыкны алып бару һәм үстерү өчен уңайлы эшлекле мохит булдыру өчен ТАССР 100 еллыгына Татарстан Республикасы Президенты Юлламасы нигезендә 100 сәнәгать инфраструктурасы объекты (сәнәгать парклары, муниципаль дәрәҗәдәге сәнәгать мәйданчыклары) төзелде.


22
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

​2020 елның 23 июненә начар метеорологик күренешләр көтелми

Тукай районында Сәйдәшев исемендәге хуҗалык базасында зона семинары узды. Чараның темасы - "Алдынгы технологияләрне кертү юлы белән терлекчелек продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру".

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International