Тукай районында Сәйдәшев исемендәге хуҗалык базасында зона семинары узды. Чараның темасы - "Алдынгы технологияләрне кертү юлы белән терлекчелек продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру".
Анда ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров, Тукай районы башлыгы Фаил Камаев, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, ТР баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов катнашты. Семинарга район башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, Кама аръягы зонасы агрофирмалары җитәкчеләре чакырылган иде