ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, республикада 11 марттан 27 мартка кадәр авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәләре узачак


11
март, 2020 ел
чәршәмбе

«Бюджет» укыту үзәге онлайн-лекцияләр циклы оештыра.

Тукай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Авзалов кичә "Безнең ишек алды"  программасына кергән торак пунктларның берсе, Татарстан бистәсендә яшәүчеләр белән очрашты. "Безнең ишек алды"  программасын гамәлгә ашыру халык белән тыгыз элемтәдә алып барылырга, аларның теләкләрен һәм мәнфәгатьләрен исәпкә алырга тиеш.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилейлы елында Тукай районында  Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медальләрен тапшыру дәвам итә.

Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы «Татар кызчыгы – нәни энҗеләр» дигән бәйге үткәрә. Хәзер республика күләмендә аңа әзерлек бара. Быел бу конкурста Тукай районы да катнаша. «Ак калфак»ның район бүлеге җитәкчесе Эльмира Әхмәтҗанова белдергәнчә, бәйге берничә этаптан тора. Аның кысаларында төрле юнәлешләрдә мастер-класслар үтә. Шуларның берсе – токмач кисү остаханәсе. 

Хезмәт өчен, прописка урынына бәйсез рәвештә, КФҮнең 59 офисының теләсә кайсында мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Хезмәт күрсәтү срогы-15 көн. Кайбер очракларда, ул бер айга кадәр озайтылырга мөмкин

 

Россия Президенты Владимир Путин Ана капиталы программасына үзгәрешләр кертүче Федераль законны раслады. Кабул ителгән төзәтмәләр гаиләләргә дәүләт ярдәме суммасын арттыралар, ана капиталын куллануның яңа мөмкинлекләрен беркетәләр, капиталны куллануны гадирәк һәм уңайлырак итәләр, шулай ук программаның гамәлдә булу вакытын озайталар.

 

 Тукай районы  Бордыбаш  авылында яшәүче Сәйфуллиннар Фәиз Хафиз улы һәм Мәрьям Салих кызы 55 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр.

Ирле-хатынлы тормышларын авыл хуҗалыгында авыр хезмәткә багышлаганнар. Фаиз абый һәм Мәрьям апа ике бала, 4 онык тәрбияләп үстергәннәр, хәзер 5 оныкчык үстерергә ярдәм итәләр. Сәйфуллиннар гаиләсенең горурлыгы булып гаилә тормышының агачы тора, аны алар оныклары белән бергә төзүләрен дәвам итәләр. 

7 март көнне Бәтке авыл китапханәсе хезмәткәрләре киң даирә укучылар өчен Халыкара 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Яраткан хатын-кызларыбызга без шушы юлланы багышлыйбыз....» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырдылар.  

2 март көнне Бәтке авыл китапханәсе хезмәткәрләре рус шагыйре Е.А. Баратынскийның тууына 220 ел тулуга багышланган «Он призван быть поэтом мысли…»   дип исемләнгән чара үткәрделәр."


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International