ЯҢАЛЫКЛАР


17
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Авыл хуҗалыгы идарәсе хәбәр итә

Район авыл хуҗалыкларында сөт җыеп тапшыру буенча оператив белешмә

4 декабрь көнне Тантаналар сараенда Ана капиталы сертификатын тапшыру тантанасы узды. Тантаналы шартларда 2 Тукай гаиләсе үз сертификатларын алды. Гаиләләрне балалары туу белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина котлады

 Очрашуда район инвалидлар һәм ветераннар иҗтимагый оешмасы рәисе Зарипов Галимҗан Сәетҗан улы, районның социаль яклау бүлеге начальнигы Ахунова Эльмира Нурмөхәммәт кызы, районның төрле ведомстволары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Аларның һәркайсы, аудитория алдында үз ведомствосының яңалыклары һәм мәгълүматы белән чыгыш ясап, әлеге категориядәге гражданнарның иң мөһим сорауларына җавап бирделәр.

«Түгәрәк өстәл» дә катнашучылар, куелган проблемалар буенча фикер алышу нәтиҗәсендә, учреждение җитәкчеләренә һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләренә йөкләмәләр беркетмәсендә үз чагылышларын тапкан нәтиҗәләргә килделәр.

 

2019 нчы елның 15 нче декабрендә Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре фольклор коллективы белән берлектә  Халыкара чәй көне уңаеннан  табыны артында  «Мы за чаем не скучаем»» дип исемләнгән конкурс - уен программасы үткәрделәр.  

2019 елның 16 декабрендә «Росток Победы» волонтерлары Теләнче Тамак авылында урнашкан картлар  йортында булдылар. Волонтерлар өлкәннәр өчен  иҗади программа   белән бергә концерт номерлары әзерләделәр һәм Яңа елга әзерлек буенча  мастер-класслары үткәрделәр.

Шулай ук волонтер  десанты коррекция мәктәбе өчен канцтоварлар да китерде.  Отрядынын  кураторы  Тәрбия эше Үзәгенең  өстәмә белем бирү педагогы Мохото Алена Геннадьевна

2019 елның 12 декабрендә Тукай муниципаль районының «Бердәм Россия» Яшь Гвардиясе " җирле бүлекчәсе активистлары Россия Федерациясе Конституциясе көненә багышланган акциягә кушылды.

1 гыйнвардан беренче балага айлык түләү кагыйдәләре үзгәрәчәк

«Форпост»яшьләр оешмасының йомгаклау слеты узды.

14 декабрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кече залында Яшьләр парламентының икенче утырышы узды. Киңәшмә барышында " Татарстан Республикасы муниципаль районнарының җирле үзидарә органнарына депутатлыкка яшь кандидатлар мәктәбе»белем бирү проектын булдыру тәкъдиме дә кертелде. Мондый инициатива 2020 елда булачак муниципаль сайлауларга бәйле рәвештә туды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International