ЯҢАЛЫКЛАР


15
март, 2019 ел
җомга

2019 елдан авыл халкы өчен өстәмә пенсия ярдәмен күздә тоткан төзәтмәләр үз көченә керде. Ул картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясенә билгеләнә торган фиксацияләнгән түләүнең 25 процентына арттырылган.

Агымдагы ел башыннан алып ике ай ярым эчендә Татарстанның 54 торак пункты күчемсез милек реестрына кертелгән.

Татарстан Росреестры вәкилләре "Гражданнарның үз ихтыяҗлары өчен бакчачылык һәм яшелчәчелек алып бару турында"Федераль законны хокук куллану мәсьәләләре буенча «түгәрәк өстәл" дә катнашты 

2019 елның 12 мартында “ТИСБИ” Идарә университеты базасында «Гаилә турында өйрәнү» программасын гамәлгә ашыру барышында" Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның феминистик фикерләүне һәм үз-үзләрен тотышын үстерү» дигән темага республика күләм педагогик укулары узды. 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы яңа  эш  башлаучы авыл  хуҗалыгы  кулланучылар кооперативларының  матди-техник  базасын  үстерүгә грантлар  бирү өчен  конкурс    игълан  итә.

 

Министрлыкта  "VIII Бөтенроссия татар  авылларыннан эшкуарлар  җыены" делегатлары  белән очрашу  узды.   Анда Тукай  районыннан Минталип Миңнеханов  үз тәҗрибәсе  турында  гына түгел,  ә гомумән районда  фермерлык  үсеше  турында  сөйләде.   Күрсәтелә  торган дәүләт  ярдәме  өчен  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнехановка, Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтовка һәм аның  урынбасары     Ришат  Хәбиповка  рәхмәт сүзләре  җиткерде.


14
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе
Буген,Тукай муниципаль районында Республика балалар халык иҗаты "Без бергә" фестиваленең  "Россия сувенирлары" декоратив-кулланма эшләнмәләр күргәзмә-ярминкәсе узды .

15 мартта “Татарстанның  агробизнес кадрларын  яңадан  әзерләү  институты” («ТИПКА») өстәмә    белем  бирү  учреждениесе базасында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  ярдәмендә  «Мул сөткә юл.   Нәтиҗәле  терлекчелек уңышларына ирешү» темасына    семинар узачак. 

2019 нче елның 13 нче мартта  «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова «Тукай үзәк район хастаханәсендә» «Баланың эчке яктан үсеше»темасына яңа туган баласын кабул итәргә шикләнгән хатын-кызларга социаль ярдәм күрсәтү буенча гамәли дәрес үткәрде.

 

14 мартта РФ Хөкүмәте утырышы узды, аны Премьер-министр Дмитрий Медведев алып барды. Чара кысаларында Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев «2019 елда язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек барышы турында " доклад белән чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International