2019 елның 19 мартында халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең чираттагы көне узачак.
2019 елның 11 мартында Чаллы дәүләт драма театрында Шамил Зиннур улы Закиров исемендәге «Идел йорт» XIX төбәкара театр коллективлары конкурсының зона туры узды. Анда Теләнче Тамак авылының Халык исемен йөртүче театр төркеме Данил Сәлиховның «Туй күлмәгем – соңгы бүләгем» пьессасы буенча спектакль курсәтте.
12 мартта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2019 елның ике айлык эшенә йомгаклар ясадылар.
Сөт җитештерү күләмнәре Әлмәт, Әлки, Түбән Кама, Тукай, Нурлат, Актаныш, Саба, Балтач, Тәтеш, Кама Тамагы районнарында арткан. Аннары ул эре мөгезле терлек итү җитештерү күрсәткечләренә җентекләбрәк тукталды. Бу юнәлештә иң яхшылар рәтендә Мамадыш, Тукай, Саба, Актаныш, Әтнә, Сарман, Кукмара районнары. « е.
Татарстанда республика икътисадына зур өлеш кертә һәм дәүләт ярдәменнән файдалана торган кече хуҗалыкларга һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларга зур игътибар бирелә.
12 март көнне Кенәз авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре «Лебедушка» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән әдәплелек тәрбияләүгә юнәлдерелгән «Яхшылык кагыйдәләре» дигән танып - уен программасы үткәрделәр.
2019 елның 13 мартында Татарстан авыл китапханәсе китапханәчеләре «Укырга вакыт»дип исемләнгән келәмдә әдәби уку үткәрделәр.
13 март көнне «Энергетик» мәдәният сараенда Тукай районының 4 гаиләсенә тантаналы рәвештә ана капиталы сертификаты тапшырылды. Әти-әниләрне Яр Чаллы шәһәре Гражданлык хәлләрен теркәү идарәсе җитәкчесе Равиля Зарипова һәм Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Татьяна Мулькаманова котладылар.
Тукай районында Шилнәбаш авылы китапханәсе каршындагы «Ветеран» клубында хатын-кызлар көненә багышланган «Искиткеч Василиса слеты» исемле куст чарасы узды. Матур Василиса бәйрәм слетында Татарстан поселогы,Иске Абдул ,Мерәс,Сәмәкәй һәм Шилнебаш авылы китапханәчеләре катнашты
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар советының киңәйтелгән утырышы узды. Утырышта Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогинада катнашты .