ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

Таулы Дөреш авылында яшәүче Габдуллина Срур Галимулла кызы кызын буген олуг юбилее белән тәбрикләделәр.

17 гыйнвар көнне Казанда Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы мәсьәләләрен яктыртуга юнәлтелгән «Ышаныч һәм куркынычсызлык» дип аталган массакүләм мәгълүмат чаралары арасында 20 ел рәттән үткәрелүче республикакүләм бәйге җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте.

2023 елның 17 гыйнварында, 18 гыйнварында, Кенәз мәдәният йортында авыл җирлегендә яшәүчеләр - өлкәннәр һәм яшьләр махсус хәрби операциясе зонасына, беренче чиратта тукайлыларга  гуманитар ярдәм рәвешендә җибәреләчәк окоп шәмнәре әзерләделәр.

2023 елның 21 гыйнварында Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре Халыкара кочаклау көненә багышланган " Әйдә кочаклашыйк!» социаль акция уздырды

2023 елның 18 гыйнварында Кенәз мәдәният йорты«Патриот " хәрби дан музеенда Ленинград блокадасының өзелүенә 80 ел тулуга багышланган «900 героик көн "дигән  батырлык дәресе үтте. Балалар дошман камалышына эләккән шәһәрнең, анда яшәүчеләрнең ныклыгы, Ладога «тормыш юлы», совет халкының батырлыгы турында белделәр.


20
гыйнвар, 2023 ел
җомга

Бу турыда статистик мәгълүматлар нигезендә Татарстан Росреестры һәм Россельхозбанк хәбәр итә.«Авыл ипотекасы» программасы өч ел дәвамында гамәлдә һәм Татарстанда яшәүчеләргә ихтыяҗ зур.

Бердәм пособие билгеләүне сорап  бирелгән 50 мең гариза - йөкле хатын-кызлар һәм 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләр өчен яңа ярдәм чарасы ул. Түләү рәсмиләштерү 28 декабрьдә Россиянең барлык төбәкләрендэ, шул исәптән дүрт яңа субъектта яшэуче  гаиләләр өчен дәүләт хезмәтләре порталында ачылды. 


19
гыйнвар, 2023 ел
пәнҗешәмбе

19 гыйнварда Бөек Ватан сугышы ветераны , Калмаш авылында яшәүче Әхмәтназипов Шәүкәт Әхмәтназип улы 97 яшьлеген билгеләп үтте .

Начар метеорологик күренешләр фаразланмый

2023 елның 19 гыйнварында Тукай районы Князево авылының Изге Николай могҗизалы чиркәвендә чукындыру бәйрәме уңаеннан Илаһи Литургия узды. Хезмәт башланганчы кешеләр үз туганнарының һәм якыннарының сәламәтлеге өчен шәмнәр куйдылар, өйдән чиркәүгә су алып килделәр. Александр  атакай алып килгән  суларны бәйрәм гыйбадәте вакытында изгеләндерде, чарада катнашучыларны бәйрәм белән котлады .


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International