ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында, 2022 елның 28 ноябрендә Кенәз мәдәният йорты хезмәткәрләре, авыл җирлегенең ветераннар һәм инвалидлар Советы вәкилләре мөмкинлекләре чикле пенсионерларның өйләрендә булдылар

Кенәз авыл мәдәният йортында «Россия аналары, сезнең алда баш иябез!» дип исемләнгән Әниләр көненә багышланган чара үтте.

 

Инвалидлар декадасында 1 декабрьдән Тукай муниципаль районында социаль хезмәт күрсәтү, мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга һәм аларны караучы затларга юридик һәм медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли башлый.

18 нче ноябрь, Казан Милли Китапханәсендә «Әлфия Авзалова турында истәлекләр» китабының презентациясе узды.

 Районыбыз шагыйрәсе, язучы Рәзинә Сәетгәрәевага  Әлфия Авзалова исемендәге фонд Президенты имзасы белән  " Татар музыка сәнгатен үстерүгә керткән фидакарь хезмәте һәм югары профессиональлеге өчен" дигән Рәхмәт хаты тапшырылды.

 


28
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

   2022 елда 18,4 меңнән артык гаилә Ана капиталын торак шартларын яхшыртуга җибәргән. Бу ана капиталын файдалануның иң популяр юнәлешләренең берсе - ел башыннан барлыгы 65,2% гариза бирелгән.

         16,1 мең гаилә торак сатып алуга яки төзүгә алынган кредитның беренче кертемен ана капиталы белән түләгән яисә шул максатка алынган кредитны тулысынча ана капиталы хисабына каплаган. Тагын 2,3 мең гаилә торак шартларын кредит акчаларын җәлеп итмичә генә яхшырткан. Бу максатларга Пенсия фонды гаиләләргә 10 миллиард сум  акча күчергән, бу быел ана капиталы бирүгә юнәлтелгән барлык сумманың 95 %ын диярлек тәшкил итә.

          Ана капиталы акчасын торак шартларын яхшыртуга сертификат алырга хокук биргән балага  өч яшь тулгач  сарыф итәргә мөмкин. Бары тик ипотека буенча  төп бурычны түләү яки беренче кертемне каплау гына  искәрмә булып тора. Бу очракта сертификат акчаларын бала тугач яки уллыкка алынгач ук тотарга рөхсәт ителә.

           "2020 елның апреленнән кредитка (ипотекага) торак сатып  алганда ана капиталын файдалану турындагы гаризаны турыдан-туры кредит рәсмиләштерелә торган банкта  тапшырырга мөмкин. Гаризаларны һәм кирәкле документларны банклар Пенсия фондының территориаль органнарына электрон элемтә каналлары буенча тапшыралар. Болай эшләү ана капиталы чараларыннан файдалануны тизләтергә мөмкинлек бирә», - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды Бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.

 

 

 

Воспользуйтесь государственными услугами и сервисами ПФР в электронном виде в Личном кабинете гражданина на сайте www.pfr.gov.ru

 

Контакт-центр Отделения ПФР по РТ  8 800 6-000-000

Интернет-ресурсы pfr.gov.ru, sprrt.ru

        www.vk.com/pfr_rt,

    www.ok.ru/group/58408636907571

        https://t.me/PFRTATARbot

    8-960-088-30-74

 

28 ноябрьдә 18 сәгатьтән 10 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында консультация- кисәтү. 2022 елның 29 ноябре 2022 елның 29 ноябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.

Салым хәбәрнамәләре буенча, милек салымнарыннан тыш, гражданнар физик затлар кеременә салымны НДФЛ суммасы салым агенты тарафыннан тоткарланмаган очракларда, шулай ук казинода һәм уен автоматлары залларында үткәрелә торган комарлы уеннарда катнашудан алынган җиңүләр буенча түли.

 

Ана капиталын алган ата-аналар үз балаларына торакка милек хокукын рәсмиләштерәләр.Ата-аналар балаларга фатирда өлеш бүлеп биргәч, балалар да олылар кебек фатир милекчеләре булалар. Ата-аналарның соравы булырга мөмкин: әгәр ул хуҗа булса, балага салым түләнәме һәм аны кем түли.


25
ноябрь, 2022 ел
җомга

Начар метеорологик күренешләр фаразланмый

Хөрмәтле Тукай муниципаль районы халкы! Тукай муниципаль районының мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә хезмәт күрсәтүләр сыйфатын бәйсез бәяләү буенча интернет-сораштыру төгәлләнде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International