6 декабрьдә Тукай районы картлар һәм инвалидлар өчен интернат - йортында Яр Чаллының «Инклюзив мохит» яшьләр волонтерлар берләшмәсе волонтерлары белән берлектә инвалидлар декадасына багышланган «Буыннар бәйләнеше» дигән чара узды.
Дөнья битараф булмаган, кайгыртучан, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торучы кешеләрдән тора. Әнә шундыйлардан яшь волонтерлар берләшмәсе волонтерлары җитәкчеләре.Бу чараны оештыручылар Хаҗиев Азат Өлфәт улы һәм Нигъмәтуллин Марат Рөстәм улына һәрвакыт шулай кайгыртучан һәм ярдәмчел булганнары өчен бик зур рәхмәт. Сезнең ярдәмегез кешеләргә бик кирәк һәм беркайчан да онытылмас.