ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2022 ел
җомга

Биклән авылында яшәүче өлкәннәр, ветераннар советы әгъзалары зират янында өмә үткәрделәр

Озын гомерле кешеләрне юбилей белән котлау күркәм традициягә әверелде. 20 октябрьдә тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, Иске Дөреш авылында яшәүче Харисова Тәскирә Гыйльметдин кызына 90 яшь тулды .


20
октябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Тукай муниципаль районының кече сыйныф укучылары «Чиста куллар-синең яклаучы»Республика рәсем конкурсының муниципаль этабында катнаштылар. Чараның максаты-укучыларның шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү һәм сәламәтлекне саклау мәсьәләләренә карата кызыксынуларын арттыру.

2022 елның 21 октябрендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Тукай районы прокуратурасы бинасында, Чаллы шәһәре, Муса Җәлил пр., 52 йорт адресы буенча, район прокуроры тарафыннан, халыкны социаль яклау бүлеге вәкиле белән берлектә, балигъ булмаганнарның хокукларын саклауга кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итү оештырылачак.

 Балачак истәлекләрен барладык, фермада эшләгән авыр чорлар турында сөйләштек. Без аның шушы көннәрдә , бөтен халыкны кайгыга салып югалуы хакында сораштык.

Хакимиятнең утырышлар залында район башлыгы Фаил Камаев, ТРсы Чаллы шәһәренең Комсомол һәм Тукай районы буенча хәрби комиссары Дамир Вәлиев, район прокуроры Айрат Галимәрдәнов районнан өлешчә мобилизация буенча киткән ир-егетләрнең хатыннары, аналары белән очрашты. 

14 октябрьдә Татар дәүләт филармониясе залында Республика ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасының 35 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Республика ветераннарын «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге Секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

2022 елның 18 октябрендә Казан шәһәрендә «Балкыш» («Сияние») Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның Vll республика фестивале лауреатларының Гала-концерты булды, анда Иштирәк авыл җирлеге "Яшьлек" коллективы һәм Круглое Поле авыл җирлегеннән «Родные напевы» вокаль ансамбле Тукай муниципаль районын тәкъдим итте


19
октябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Начар метеорологик күренешләр-2022 елның 20 октябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.

Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара уза.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International