ЯҢАЛЫКЛАР


26
июль, 2022 ел
сишәмбе

  Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе хәбәр иткәнчә, шәхси счетның торышы турында гражданнар соравы буенча ел башыннан 55 меңнән артык өземтә формалаштырылган. Бу мәгълүматларны алу өчен гражданнарның күпчелеге Россия Пенсия фонды сайтында һәм дәүләт хезмәтләре порталында Шәхси кабинет аша онлайн рәвештә мөрәҗәгать иттеләр.

 

Чәршәмбе, 20 июль көнне «Тукайагрохимсервис» ҖЧҖе базасында «2022 елда агрохимия эшләренең барышы һәм алда үтәләсе бурычлар» дип исемләнгән семинар-киңәшмә үтте. Кырыкка якын кешен җыйган семинарда ТРсы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Дмитрий Яшин, «Татагрохим» ҖЧҖе генераль директоры Наил Гобәйдуллин, «Тукайагрохимсервис» ҖЧҖе директоры Рифкать Шәфигуллин, район башлыгы Фаил Камаев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов һәм төрле районнарда урнашкан «Агрохимсервис» җәмгыяте предприятияләре вәкилләре, авыл хуҗалыгы белгечләре катнашты. 


25
июль, 2022 ел
дүшәмбе

2022 нче елның 22 нче июлендә Княз мәдәният йорты хезмәткәрләре, Княз авыл җирлегенең ветераннар һәм инвалидлар Советы инвалид балаларның өйләрендә булып кайттылар.


22
июль, 2022 ел
җомга

Комсомолец поселогында авыл җирлеге башлыгы исеменнән ветераннар( инвалидлар) Советы рәисе балачактан  инвалид булган Җәмалиев Хамисне 70 яшьлек юбилее белән котлады

Тукай районы үзәк дәваханәсе баш табибы Галим Сабирҗанов урынына Илдар Шиhабетдинов билгеләнде. Шушы көннәрдә аны дәваханә коллективына тәкъдим иттеләр.  

Круглое Поле поселогы  китапханәсендә "Табигатьтә шулкадәр матурлык!" дип исемләнгән фотокүргәзмә оештырылды."

Халыкара шахмат көнендә, Мусабай-Завод авыл китапханәсендә балалар шахмат уены тарихы турында белделәр.


21
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 нче елның 20 нче июлендә, Кнәз  мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән Халыкара Торт көненә багышланган «Сладкая лакомка» күңел ачу программасы үткәрделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International