ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2022 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе салым түләүчеләрне агымдагы елның  09 июне көнне  10:00 сәгатьтә«Махсус салым режимнарын, шул исәптән салым салуның автоматлаштырылган гадиләштерелгән системасын куллану үзенчәлекләре» темасына вебинарга чакыра.

18-19  июньдә Советлар Союзы герое, Брест крепостеның легендар сакчысы П.М. Гаврилов ватанында Татарстан Республикасы Питрәч районы Альвидино авылында дүртенче  тапкыр «Элбэдэн» хәрби уеннары» тарихи реконструкция фестивале узачак.

Ял паркы мәйданчыгында Пушкин көненә багышланган "Могҗизалы   - искиткеч" дип исемләнгән интеллектуаль - күңел ачу уены узды.  

Милли йола буенча, Сабан туе алдыннан авылда бүләк җыела. Үзебезнең Калмия авылыннан да Сабантуйга бүләк җыйдык

  Дәүләт бүләкләре белән бүләкләнүчеләргә социаль ярдәм чаралары

6 июнь көнне Кнәз мәдәният йортында Россия көне һәм рус теле көненә багышланган викторина булып узды.

 Боерган авылы китапханәсендә 6 июнь көнне  шагыйрь Александр Сергеевич Пушкинның туган көне билгеләп үтеләр . Бөтен ил буенча бик күп чаралар уза һәм безнең китапханә дә читтә калмады. Чара барышында балалар шагыйрьнең биографиясен белделәр.

4 июнь көнне «Балкыш» лагере тантаналы рәвештә җәйге сменаны ачып җибәрде. Әлеге чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Бариев, район мәгариф идарәсе башлыгы Әлфәт Сабиров катнашты. Алар лагерь әләмен күтәреп, «Балкыш»ның беренче ял сменасын ачык дип игълан иттеләр. Тантана балалар белән әзерләнгән концерт номерлары белән дә үрелеп барды. 

 

 

«Ак канат» хәйрия проектының максаты - Россиянең мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә талантлы балалар һәм яшүсмерләрен, социаль учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү.


6
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

 Тыл ветераны, Бордыбаш авылында гомер итүче , Хәйруллина Гәзизә Фәйзулла кызын   90 яшьлек юбилее уңаеннан Тукай муниципаль район Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.Ш. Бариев,район ветераннар оешмасы рәисе Ф.Ф. Вәҗиева ,Борды авыл җирлеге башлыгы Р.Н. Абдульманова котлады  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International